Бронхоэктатик чир

Бу — бронхларның патологик киңәюе. Гадәттә процесс бронхларның тирәнтен зарарлануы һәм тукымаларның деструктив үзгәрешләре белән характерлана.

Бронхоэктатик чир
Сурәт
Саклык белгечлеге пульмонология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Ацетилцистеин[d][1], Тобрамицин[d][2] һәм Тиотропия бромид[d][2]
Генетик бәйләнеш SCNN1B[d][3], SCNN1A[d][4] һәм SCNN1G[d][5]
ICD-9-CM 494[6][7]
ICPC 2 идентификаторы R99
NCI Thesaurus идентификаторы C84475[6] һәм C84475[7]
 Бронхоэктатик чир Викиҗыентыкта

Авырганда, бронхоэктазлар (дистрофик үзгәрешләр яисә үсеш аномалиясе аркасында бронхларның киңәюе) микроблар белән йогышлана һәм үлекле куерык белән тула. Патологик процесс бронхоэктатик авыруга китерә.

Авыру зурлар арасында да, балаларда да күзәтелә.

Кабатланып торган хроник бронхитлар һәм үпкә ялкынсынуы еш кына авыруның сәбәпчесе булып тора. Хроник бронхит авыруы вакытында лайла һәм үлекнең бик күп ясалуы, вак бронхларның томалануы һәм бронхларның үткәрү сәләте бозылуда бронхоэктатик авыруның барлыкка килүендә мөһим роль уйный. Бронхларның бар катламнары зарарлану, аларда барлыкка килгән деструктив үзгәрешләр дә шушы авыруга китерә.

Еш кына бронхоэктазлар учаклы яки диффузлы пневмосклероз (дәвамлы ялкынсыну яисә дистрофик процесс нәтиҗәсендә башланган үпкә тукымасы склерозы) фонында барлыкка килә.

Балаларның кайбер йогышлы авырулары (кызамык, коклюш) да бу чиргә китерергә мөмкин. Кайчак грипп та бронхоэктатик авыруның сәбәпчесе була ала.

Кайбер очракта бронхоэктазлар элек кичерелгән туберкулез, пневмо- кониоз, бронхлар шешләре, бронхларга чит җисем эләгү, үпкә гангренасы, үпкә абсцессы кебек авырулардан соң икенчел катлаулану булып тора.

Тумыштан бронхоэктатик авыруы сирәк күзәтелә.

Чирнең клиник барышында өч стадия бар. Беренчесе — башлангыч стадия, бу стадиядә еш кабатлана торган хроник бронхит симптомнары күбрәк очрый. Икенче стадиясе — бронхоэктатик авыруның клиник симптомнары аеруча сизелгән, иң көчәйгән вакыты. Өченче стадиядә авыруның көчле симптомнары белән беррәттән, йөрәкнең уң карынчыгы җиткелексезлеге үсеш ала.

Авыруның башлангыч чорында сырхаулар еш кына күп күләмдә какырык чыгып йөткерүгә зарланалар. Какырыкта кайвакыт кан җепселләре күренә. Сырхау кешеләр хәлләренең салкын юеш һавалы көннәрдә (чирләү, хәлсезлек, йөткерү) начарлануын искәртәләр. Бу стадиядә махсус тикшерүләр генә — үпкә томографиясе, бронхография, бронхоскопия бронхоэктазларны табарга ярдәм итә.

Бу халәт еллар буена сузылырга мөмкин. Авыруның хәле процессның кабатланып торуына, эш, туклану шартларына, тәмәке тартуга, метео­ рологик факторларга бәйле була. Сирәк кенә авыруның коры формасы очрый, бу вакытта бердәнбер симптом — кан төкерү.

Авыру дәвам иткәндә, чирнең клиникасы сизелерлек арта. Авыруны йөт­ керү көннән-көн ныграк борчый, йөткергәндә сасы үлек бүленеп чыга. Бу хәл иртән ешрак күзәтелә. Сырхауда шешенкелек сизелә, аның аппетиты югала, ул ябыга, диспепсик күренешләр барлыкка килә. Өзлегү вакытында температура күтәрелә, канда лейкоцитоз күзәтелә, СОЭ тизләшә. Инток­ сикация булу сәбәпле, еш кына азканлылык барлыкка килә.

Бронхоэктатик авыру әледән-әле көчәеп, озак дәвам итә. Кайбер очракта аерым бронхоэктазлар бергә кушылып абсцесс ясалуга китерә. Үпкәдән кала башка паренхималы органнарда (күп вакытта бөерләрне) амилоидозга (күзәнәкләр тирәсендәге аксымнарның төзелеше бозылу) китерергә мөмкин.

- Симптомнары сизелеп торган очракларда диагноз тиз куела. Моңа хәзерге заманча тикшерү методлары да ярдәм итә. Контрастлы бронхография ясаганда, бронхоэктазлар ачык күренә. Бронхоскопияне диагноз кую өчен генә түгел, дәвалау процессында да кулланалар. , Дәва никадәр алдан башланса, шулкадәр яхшырак. Кайвакыт анти- биотиклар зарарланган бронхларга бронхоскоп яки катетер белән кер­ телә. Куллана башлаганчы, аларның микробларга ничек тәэсир итүен тикшерәләр. Спазмнар яки бронхиаль астма өянәкләре булганда, сенсибилизациягә каршы препаратлар, бронхолитиклар билгеләнә. Дымлы кислород, В группасы витаминнары, аскорбин кислотасы бирелә. Авыру җитәрлек дәрәҗәдә аксымы, майлары булган сыйфатлы ашамлыклар белән тукланырга тиеш.

Бронхоэктатик авыру бик көчәйгән очракта, аны хастаханәдә дәва­ лыйлар. Авыру тынып торганда, саф һавада йөрү, дәва гимнастикасы белән шөгыльләнү киңәш ителә. Көчле консерватив дәва алып барып та уңышка ирешеп булмаса, хирургик ысул кулланылырга мөмкин.

Бронхоэктатик авыруның профилактикасы бронхит, пневмония, грипп, коклюш, кызамык авыруларын үз вакытында дөрес дәвалаудан, орга­ низмны чыныктыру, җиңелчә спорт белән шөгыльләнүдән, зыянлы (тәмәке тарту, алкоголь белән мавыгу) гадәтләрне бетерүдән гыйбарәт.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. NDF-RT
  2. 2,0 2,1 Drug Indications Extracted from FAERSdoi:10.5281/ZENODO.1435999
  3. Sheridan M. B., Fong P., Groman J. D. et al. Mutations in the beta-subunit of the epithelial Na+ channel in patients with a cystic fibrosis-like syndrome // Human Molecular GeneticsOUP, 2005. — ISSN 0964-6906; 1460-2083doi:10.1093/HMG/DDI374PMID:16207733
  4. Azad A. K., Rauh R., Claustres M. et al. Mutations in the amiloride-sensitive epithelial sodium channel in patients with cystic fibrosis-like disease. // Hum. Mutat.Wiley, 2009. — ISSN 1059-7794; 1098-1004doi:10.1002/HUMU.21011PMID:19462466
  5. Fajac I. Could a defective epithelial sodium channel lead to bronchiectasis // Respir. Res.BMC, Springer Science+Business Media, 2008. — ISSN 1465-9921; 1465-993Xdoi:10.1186/1465-9921-9-46PMID:18507830
  6. 6,0 6,1 Disease Ontology — 2016.
  7. 7,0 7,1 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.