Бохинь күле (слов. Bohinjsko jezero, алман. Wocheiner See) — Словениядә даими иң зур күл, 3,18 км²мәйданны били. Блохин общинасы территориясендә диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән 525 м биеклектә урнашкан һәм «Триглав» милли паркының өлеше булып тора. Су күләме — 0,1 км3. Су җыю бассейнының мәйданы — 107 км². Уртача тирәнлеге — 29,5[2].

Бохинь күле
словен. Bohinjsko jezero
Сурәт
Дәүләт  Словения
Саклану зонасы Триглав[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Сава-Бохинька[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 526 ± 1 метр[1]
Күлгә коючы елгалар Сава-Бохинька[d]
Күлдән ага торган елгалар Сава-Бохинька[d]
Су җыю бассейны бассейн Дуная[d]
Объектның бассейны илләре Словения
Нәрсәнең өлеше list of lakes in Slovenia[d]
Озынлык 4100 ± 1 метр[1]
Киңлек 1200 ± 1 метр[1]
Вертикаль тирәнлек 45 метр
Мәйдан 3,18 ± 0,01 км²[1]
Күләм 92 500 000 ± 1 кубик метр[1]
Карта
 Бохинь күле Викиҗыентыкта

Географиясе үзгәртү

 
Бохинь күле һәм авылы күренешләре Ribčev Laz

Күлнең озынлыгы якынча 4,2 км сузылган һәм киңлеге 1 км[3]. Бу күл морена нәтиҗәсендә барлыкка килгән бозлык күл.

Күлгә койган иң зур кушылдык Савица («Кече Сава»), Триглав күл үзәнендәге иң зур Кара күлдән (слов. Črno jezero), тукалана. Күлнең көнчыгыш өлешеннән Озерница (слов. Jezernica) елгасы агып чыга, ул Мостница белән кушылганнан соң Сава-Бохиька елгасын барлыкка китерә, ул, үз чиратында, Сава-Нолинка елгасына кушыла һәм Сава елгасын барлыкка китерә. XVIII гасырда Бальтазар Аке аңлатуынча, Бохинь күленә су агып керүгә караганда аннан су күбрәк агып чыга, бу өстәмә җир асты су чыганаклары белән туклануны аңлата.

Күлнең саф суларында инеш керкәсе, шамбы, кушбаш, гади гольян, моллюскларның сигез төре тереклек итә, шулай ук күп санлы ылымыклар төре бар. Ул туризмның популяр урыны булып тора, күлгә су керергә һәм башка су спорт төрләре белән шөгелләнергә киләләр. Яры янында легендар тау кәҗәсенең сыны урнашкан, аның тарихын шагыйрь Рудольф Баумбах мәңгеләштергән.

Бохинь күле районында берничә тау чаңгысы курорты урнашкан, иң зуры — Соринка Агалтын, Вогул, Кобла[4].


Искәрмәләр үзгәртү