Борын бүлгесе кәкрәю

Борын бүлгесенең кәкрәюе сулыш алу бозылышына китерә торган иң күп | тара.п ан чирләрнең берсе булып тора. Әлеге авыруның симптомнары һәм дәвалау методлары турында түбәндәге юлларны укып белербез. Оториноларингологлар әйтүенчә, бу авыру теге яки бу дәрәҗәдә күп кешеләрдә күзәтелә. Бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки борынның бүлгесе бик күптөрле сәбәпләрдән кәкрәергә мөмкин: тумыштан булган кимчелекләр һәм нәселдәнлек факторлары, балачакта кичерелгән авырулар (мәсәлән, рахит), борынның травмадан имгәнүе—бәрелү, борын сөякләре сынуы, бала тудыргандагы травмалар яки бит скелетының үсеше һәм төзелеш үзенчәлеге.

Борын бүлгесе кәкрәю
Сурәт
Саклык белгечлеге пульмонология[d]
Дәвалау юллары септопластика[d]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/deviated_nasal_septum_2[1]
 Борын бүлгесе кәкрәю Викиҗыентыкта

Кәкрәюләр борында күзәтелә торган кайбер авырулардан соң барлыкка килә: вазомотор ринит, полиплар, шешләр, борынның урта һәм түбәнге борын кабырчыкларының зураеп китүе һәм башкалар. Сөяк белән кимерчәк тукымаларының тигез үсмәве нәтиҗәсендә, еш кына борын бүлгесенең үсеше бит скелеты үсешен узып китә, шунлыктан борын бүлгесе кәкрәеп үсә. Кагыйдә буларак, борын бүлгесенең деформациясе сулыш алуны кыенлаштыра. Бу очракта борын куышлыгында бик еш каный торган кабык (бер яки ике яклы) ясала. Кайвакыт баш авырту, борыннан бүлендек чыгу, колакта периодик рәвештә авырту сизелү, борын куышлыгында, тамак гәбендә корылык сизелеп, аның борчып торуы күзәтелә. Борын бүлгесенең кәкрәюенә кискен һәм хроник гайморит, ринит, колакның үлекле ялкынсынуы, аллергик авырулар (кычыту, аллергик томау төшү, бронхиаль астма) кебек сырхауларның катлаулануы да сәбәп булырга мөмкин. Бу чир, үз чиратында, үтә көчле респиратор авыруларга тиз бирешүчәнлеккә китерә.

Барлыкка килгән халәтне — борынның кәкрелеген хирург ярдәме белән төзәтергә була. Шуңа күрә операция кирәкме-юкмы икәнлеген, анализлар һәм тикшерүләр уздырганнан соң, ЛОР-хирург хәл итә.

Тупас кәкрәюләр вакытында борын куышлыгы, ишетү торбалары, тамак өсте, шулай ук елның кайсы вакыты булуга карамастан борын томаланып торса, бик еш кабатланып торган кискен һәм хроник синуситлар, дәвалауга авыр бирелүче һәм даими кабатлана торган борыннан кан китүләрне операция ясап кына төзәтеп була. Еш кына операция ясарга каршылык булып авыруның яше тора. Күп очракларда борын бүлгесенең үсү чоры 16-18 яшькә кадәр була, ә аннан алдарак хирург катнашы баланың бит скелетының нормаль үсешенә зыян китерергә мөмкин. Шуның өчен балаларга операция бик җитди күрсәткечләр (мәсәлән, сулыш ала алмау, дәвага бирелми торган хроник синусит авырулары) булганда гына ясалырга мөмкин.

Кайбер очракта бүлгенең деформациясе зур булмый һәм операция таләп ителми. Табиб дәва сыйфатында вакыты-вакыты белән тамак өстен чәй содасы, тозлы су эремәсе, үсемлек төнәтмәләре белән чайкарга тәкъдим I итәргә мөмкин. Бу эремәләр ялкынсынуны һәм лайлалы тышчаның шешен киметергә, борын эченнән тузан, ябышкан флорасы белән лайланы юдырып төшерергә тиеш. Шулай ук борынга шешләрне бетерә торган үсемлек майларын тамызу файда китерә. Андыйларга зәйтүн, көнҗет, кабак, сырганак (облепиха), бадәм, рапс майлары керә.

Борын бүлгесе кәкрәюенең үзенчәлекле профилактикасы юк. Ләкин медиклар сулыш алуы авыр булган сырхауларга кан тамырларын тарайтучы препаратлар—борын тамчыларын, спрейларны тәкъдим итәргә мөмкин. Даруларны табиб тәкъдименнән башка куллану ярамаганлыгы турында авыруларны алдан кисәтеп куялар. Yз-үзеңне дәвалаганда дарулар вакытлыча гына сулыш алуны яхшыртып, аларга ияләшүгә китерергә мөмкин, һәм нәтиҗәдә борынның лайлалы тышчасы гел шешенгән хәлдә булып, алга таба даруларга бирешми башлый. Нәтиҗәдә сулыш алу тагын да начарлана. Шул сәбәптән төрле препаратларны контрольсез куллану сәламәтлек өчен куркыныч тудырырга мөмкин.

Искәрмәләр үзгәртү