Мартынов Борис Павлович — хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе.

Кыскача биография һәм башлангыч хезмәт юлы үзгәртү

1928 елның 5 июлендә Чуваш АССРның Цивильск районындагы Рындино авылында туган. 1945 елда шушында урта мәктәп тәмамлый. 1947-1952 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укый. 1952 елда Чепьядагы Г.Димитров исемендәге МТСка участок агрономы итеп җибәрелә. Шул ук елны ул баш агроном итеп билгеләнә, ә 1954-1958 елларда МТСның директоры булып эшли. Бер ел Чепья районы авыл хуҗалыгы инспекциясе начальнигы була. Сугыштан соңгы авыр елларда Чепья төбәгендәге колхозларны  торгызу һәм аякка бастыру өчен Б.П.Мартынов зур көч куя, бу як халкының  тирән ихтирамын казана. Берничә чакырылыш район Советы депутаты, партиянең район комитеты  әгъзасы, башкарма комитет һәм райком бюросы әгъзасы итеп сайлана.

Республика күләмендәге җитәкчелек постларында үзгәртү

Б.П.Мартынов 1958-1960 елларда КПССның Буа райкомының икенче секретаре, 1960-1961 елларда Биектау райкомының беренче секретаре, 1961-1963 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли.

1963 елда ул Татарстан АССРның Авыл хуҗалыгы министры-Татарстан АССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. 1965-1973 елларда—Татарстан АССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары.

1973 елның августында Б.П.Мартынов РСФСР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары итеп билгеләнә, ә 1990-1994 елларда—АКШның «Пионер» авыл хуҗалыгы фирмасының Россия буенча консультант-координаторы була. Кайда гына эшләсә дә ул үзенең  хезмәт юлын башлаган Балтач төбәге белән элемтәсен өзмәде, матди һәм рухи ярдәм итеп килде.

Фәнни дәрәҗәсе һәм ил күләмендәге эшчәнлеге үзгәртү

Б.П.Мартынов 1967 елда авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алды. Һәрдаим актив җәмәгать эше алып барды—Россия табигатьне саклау җәмгыятенең үзәк Советы президиумы әгъзасы, агропромышленность комплексы өлкәсендә Совет-Австрия хезмәттәшлек эшче группасының Совет группасы рәисе, шундый ук Совет-Венгрия группасы рәисе урынбасары булып эшләде.

Дәүләт бүләкләре үзгәртү

Фидакарь хезмәтләре өчен 1966 һәм 1971 елларда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күп медальләр белән бүләкләнде. Ул Татарстан АССР Югары Советы  депутаты, КПССның Татарстан  өлкә комитеты әгъзасы, аның бюросы әгъзасы итеп сайланды, РСФСР Югары Советының алтынчы, җиденче, сигезенче чакырылышлары депутаты булды.

Вафаты үзгәртү

1994 елның 26 маенда вафат булды. Кабере Мәскәүнең Троекуров зиратында

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006