Болгардагы Коръән басмасы

Дөньяның иң зур Коръән басмасы Болгарда саклана. Биредә ул Идел буе Болгарлары тарафыннан 922 елда исламны дәүләт дине буларак кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасына урнаштырылган. Дөньядагы иң зур басма Коръән Гиннеслар китабына да кертелгән. Бу хакта Гиннес рекордлары китабы комиссиясенең “Гиннесның дөньякүләм рекордлары сертификаты”нда әйтелә. Сертификатта “Дөньядагы иң зур басма Коръән: аның биеклеге – 2 метр (6 фут 6,74 дюйм), киңлеге – 1,52 метр (4 фут 11, 84 дюйм) һәм калынлыгы - 0,17 метр (6, 69 дюйм). «ARC Group s.r.l.» компаниясе (Италия), осталар Неджан Братасевеч, Андрей Чернатич (Словения) һәм Мауро Лоче (Италия). тарафыннан эшләнгән. Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды (Россия) тарафыннан 2011 елның 17 ноябрендә Кол-Шәриф мәчетенә (Казан, Татарстан Республикасы) тапшырылды”, - дип язылган. Әлеге Коръән, үзенең уникальлеге һәм сәнгати яктан югары дәрәҗәдә эшләнеше аркасында, РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни кыйммәт дип таныла.