Биеклек күле
Биекле́к күле - Идел алды төбәгендәге элекке күл урыны. Зөя елгасының уңъяк ярындагы тугаенда, Югары Ослан районының Чулпан авылыннан 0,2 км төньяк-көнбатыштарак.
Су өслегенең мәйданы - 5,08 га, аларның 0,56 га мәйданын йөзмә «үлән-утраулар» (сплавина) тәшкил итә. Озынлыгы - 830 м, иң зур киңлеге - 130 м.
Чыганаклар
үзгәртү- Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты.
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 6 март көнендә архивланган.