Бетчә
Бетчәләр (акне) яки кара бетчә (комедон) — чәч фолликуласы төбендәге кара бетчә — күңелгә ятышсыз нәрсәләр. Алар кешенең кәефен төшерә. Бигрәк тә күренә торган урында булсалар. Мәсәлән, биттә. Ә аларны дәвалап була бит, хәтта күңелгә ятышлы ысуллар белән! Моның өчен составында А һәм Е витаминнары күп булган препаратларны кулланалар, алар гиперкератозны да (эпидермисның мөгез катлавы артык калынаю) дәваларга ярдәм итәләр. Ләкин күңелгә ятышлы иң яхшы чара — йомшагы белән сырганак (облепиха) согына 10-15 тамчы сырганак мае тамызып эчү. Сырганак мае белән ләмле (грязевая) битлек. 1 балкашык дәвалау ләмен 1 балкашык вакланган дару ромашкасы чәчәкләре белән болгаталар һәм 1 балкашык сырганак маен өстәп биткә сылыйлар. Битлекне 15-20 минуттан җылы су белән юып алырга кирәк. Кычу, экзема, ялкынсыну борчыганда. 1 стакан каен бөресенә 1 стакан кап-кайнар су салып 15-20 минут кайнатырга. Сөзәргә һәм эмульсиягә 2 балкашык сырганак мае салырга һәм көн саен ялкынсынган урыннарга сөртергә.
Табан асты ярылганда һәм сөялләр үскәндә. Төнгә каршы сырганак маен I табан астындагы, бармак арасындагы ярыкларга, шулай ук сөялләргә сөртеп компресс ясарга яки җылы оек киеп ятарга. Тырнаклар аерылганда яки сынучан булганда. Көн саен балкашыктан да ким түгел сырганак маен көнгә 3 тапкыр эчәргә һәм тырнакларны майларга кирәк. Барлыкка килүләре төрле сәбәпләрдән булган дерматитларны дәвалау өчен дә сырганак мае бик файдалы. Тиредә матдәләр алмашы процессларын активлаштыру һәм тиренең тонусын күтәрү өчен, чүпрәк капчыкка сырганак яфраклары тутыралар һәм табада кыздырып маңгайга, яңакка, муенга куялар. Мондый кайнар компресслар ятып чиләнгән урыннар (пролежень) булганда да файдалы. Сырганакның ботакларын һәм яфракларын дәва чәе, шулай ук дару ромашкасы, балан ботаклары, бәбкә үләне (горец птичий), кыр наратбашы (хвощ полевой) һәм нарат ботаклары белән бергә ван налар ясау өчен дә файдаланалар. Мондый ысул төрле тире авыруларын дәвалауда бик борынгыдан кулланыла.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://flo.health/menstrual-cycle/sex/masturbation/does-masturbation-cause-acne
- ↑ 2,0 2,1 https://healthcare.utah.edu/the-scope/shows.php?shows=0_jag65ody
- ↑ https://www.mayoclinic.org/diseases-conditions/acne/symptoms-causes/syc-20368047
- ↑ https://www.nhs.uk/medicines/isotretinoin-capsules/about-isotretinoin-capsules/
- ↑ 5,00 5,01 5,02 5,03 5,04 5,05 5,06 5,07 5,08 5,09 5,10 5,11 5,12 5,13 5,14 5,15 NDF-RT
- ↑ 6,00 6,01 6,02 6,03 6,04 6,05 6,06 6,07 6,08 6,09 Drug Indications Extracted from FAERS — doi:10.5281/ZENODO.1435999
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ Inxight: Drugs Database
- ↑ https://www.medicalrecords.com/health-a-to-z/acne-definition/
- ↑ Disease Ontology — 2016.
- ↑ 12,0 12,1 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.