Педикулез (бетләү) — соңгы елларда арткан авыруларның берсе. Уртача алганда, безнең илдә 100 мең кешегә 400 авыру туры килә. Төп авыручылар төркеменә укучы балалар керәләр. Шулай ук балалар бакчасына йөрүче сабыйларда да очратырга була. Яшәр урыннары булмаган кешеләрнең барысында диярлек күзәтелә.

Бетләү
Сурәт
Саклык белгечлеге инфектология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Перметрин[d][1][2], lindane[d][1], карбофос[d][1], Пиперонилбутоксид[d][1], ивермектин[d][2], clorsulon[d][3], Спиносад[d][4], methoxychlor[d][5], карбофос[d][6], Перметрин[d][7] һәм teflubenzuron[d][8]
ICD-9-CM 132.9[9][10]
ICPC 2 идентификаторы S73
NCI Thesaurus идентификаторы C128401[9][10] һәм C128401[9]
 Бетләү Викиҗыентыкта

Бетләр дискомфорт кына тудырып калмый. Бу бөҗәкләр бик куркы­ ныч авырулар: тимгелле тиф, кайтма тиф, бизгәк авыруларын таратучы­ лар булып тора. Зур шәһәрләрдә авыру күбрәк очрый һәм хәтта элита мәктәпләрдә укучы балалар арасында да бар. Шулай ук алга киткән Америка Кушма Штатлары, Франция, Дания кебек илләрнең кешеләре дә бу . бәладән котылып бетә алмаганнар.

Бет йоктыру өчен, бетле кешеләр янында басып тору да җитә. Бетләрнең күмәк дәрәҗәдә таралуын туктату өчен, гомуми медицина тикшерүе үткәрү уңай нәтиҗә бирә.

Диагноз кую кыен түгел, аның беренче клиник билгесе — кычыту. Тик бик күп вакытта ата-аналар балаларын тикшереп тормый, кычытуны аллер­ гиядән дип уйлый һәм бет йоктыру куркынычы турында шик тә тумый һәм авыру бала бет таратып йөри бирә.

Укучыларны, балалар бакчасындагы сабыйларны табиблар, укытучылар, тәрбиячеләр күзәтеп торырга тиеш булса да, ата-аналар өстеннән дә җаваплылык төшерү дөрес түгелдер. Авыру балалар санының кискен артуы 5-12 яшьләр аралыгына туры килә. Бу чорда ата-ананың бала артыннан күзәтүе кими төшә һәм нәтиҗәдә педикулез белән авыручыларның саны арта. Педикулездан котылу җиңел түгел. Элекке заманнарда бетләрне керосин белән эшкәртеп бетергәннәр. Тик хәзерге заманда бетләр керосинга гына түгел, бүтән төрле чараларга карата да чыдам булырга өйрәнделәр.

Беттән котылу өчен, аның үсешенең бөтен стадияләрендә тәэсир итә : торган препарат кирәк. Моннан кала гаиләдә авыру кешене генә түгел, контактта булган барлык әгъзаларын тикшереп чыгу таләп ителә.

Бүген Русиядә педикулез белән көрәшү өчен берничә төрле препарат бар, шуларның берсе — паранит бетләргә генә түгел, аларның личинкала­ рына һәм күкәйләренә дә тәэсир итә. Аны кулланырга да җайлы. Спрей формасында булганга күрә, аны чәчләргә, башка сиптерергә була. Зыянлы тәэсире юк дәрәҗәсендә булганга күрә, 5 яшьтән зуррак балалар өчен дә кулланырга ярый.

Искәрмәләр үзгәртү