Бердәм дәүләт имтиханы (берләштерү)

Безнең дәвер яшьләре фәнни-техник казанышлар чорында яши. Дөньябызны, әйләнә-тирәбезне техника чолгап алган заманда, кешелэр үзләре дә тимер өеменә әйләнерләр төсле. Һәрберсенең кулында телефон, колакларда наушниклар, бер-берсен күрмиләр, кая барганны да белмичә, барасы юлын да онытып, адашып китәрләр сыман. Менә безнең чор кешеләре илебездә барган үзгәрешлэр, ниндидер тәҗрибәләр үткәрелгән вакытка туры килде. Илебездә нинди генә үзгәрешләр булмый.Саный китсәң, күп алар. Шундый үзгәрешләрнең берсе - Бердәм дәүләт имтиханнары. Мин үземнең язмамны “БДИ кертү вакытлымы яки соңга калганмы?” дип исемләргә булдым. Минемчә, соңга калган! Үземнең фикеремне исбатлап та күрсәтергә тырышырмын. Китаплардан, кинолардан, гомумән, әти-әниләребезнең сөйләүләреннән чыгып, элеккеге вакытта яшьләр пионер, комсомол рухында тәрбияләнгән булуларын беләбез. Алар өчен китап уку, иң беренче чиратта торган. Китапханәләр китап укучылар белән шыгрым тулган, югары уку йортында укучы яшьләр реферат,докладлар язганда, күпме өстәмә китап укыган! Ул чор яшьләрен китап тәрбияләгән. Шуңа күрә үз фикерләрен курыкмыйча төгәл матур әйтеп бирә алганнар. Тулы эчтәлекле иншалар язганнар, әйтергә кирәк, беркаян да карамыйча, үзләренең фикерләрен дәфтәргә агылдырганнар.

     Кулымда әниемнең әдәбият фәненнән иҗади эшләр дәфтәре. Саргаеп, таушалып беткән, ләкин безнең көнгәчә сакланган. Дәфтәр битләрен ачам: тип-тигез хәрефләр эчендә нинди матур фикерләр! Ирексездән сорап куям : "Интернет та булмаган заманда, ничек шундый матур эчтәлекле иншалар яздың?" "Безнең беренче ярдәмчебез – китап иде",- ди әнием.

Ә хәзер? Мәктәптә укучы баладан алып, югары уку йортында укучы студентка кадәр, иң беренче ярдәмчеләре булып китап түгел, ә интернет тора. Әзер рефератлар, әзер докладлар, әзер иншалар, тагын,тагын бик күп нәрсәләр... . Рәхим ит, күпме кирәк, кулан гына! Менә шул чор балаларына Бердәм дәүләт имтиханнары бирү формасы килеп керә.Игътибар белән анализласак, шундый нәтиҗэгә киләсең: бер китап та укымаган укучы, ничек итеп инша яза алсын, аның тел байлыгы да, күзаллавы да юк дәрәҗәсендә бит! Нишләп менә шундый сынаулар хәзерге чор яшьләренә -“зомбилар” кебек интернетка баштанаяк чумган яшьләргә туры килде!? БДИ формасы соңга калган түгелме соң?! Киресенчә, әти-әниләребез заманында кабул ителергә тиешле яңалык түгел идеме икән?! Китап укып үскән, тәрбияләнгән яшьләргә туры килсә, нәтиҗәсе дә отышлырак булмас идеме икән?

    Хәзерге яшьләр психик  яктан тотрыклы түгел, шуңа күрә нинди генә яңалыкны да тетрәнүләрсез  кабул итмиләр. Шуның нәтиҗәсендә суицид күренешләре ешаймадымы икән? 

Ә бит элек пионер, комсомол рухында тәрбияләнгән яшьләр теләсә нинди яңалыкны шатланып кабул иткән.

  Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә: БДИ тапшыру өчен техника алга китә, ә балалар әзер түгел. Әти-әниләр, балалар  әзер чорда, техника дәрәҗәсе түбән. Чишелешсез мәсьәлә, ә җавабын табасы килә. 

Сезнең фикерләрегезне чагылдырган хатларыгызны көтеп калам.