Белдеклеләр тиде инде тәмам теңкәгә

Образованные просто одолели исеме белән билгеле булган бу җырны Советлар Берлегенең танылган кино һәм эстрада артисты Михаил Ножкин иҗат иткән булган. Ул Михаил Ножкин үзе дә уйнаган “Резидент хатасы” (Ошибка резидента) кинофильмында башкарыла. Шулай да җыр өлкән буын хәтеренә узган XX гасырның иң популяр сәнгать кешеләренең берсе — танылган актёр, шагыйрь һәм бард Владимир Высоцкийның эстрада сәхнәләрендә җырлавы аша сеңеп калган.

«Белемлеләр тиде инде тәмам теңкәгә»
«Образованные просто одолели»
Жанр:

шигырь, җыр

Автор:

Михаил Ножкин

Оригинал теле:

рус теле

Язылу датасы:

1968

Нәшер итү датасы:

?

Әсәр тексты Викитекада
Михаил Ножкин
Владимир Высоцкий

Тексты

үзгәртү
Образованные просто одолели Белемлеләр тиде инде тәмам теңкәгә
Теперь любой киногерой

За интеллект стоит горой,

Шуршит дипломом и спешит к высокой цели.

А тем, кто проще, нет житья,

Карьера кончилась моя —

Образованные просто одолели.                 

Меня воспитывать давно

Взялись в театре и в кино,

И даже в цирке, и на радио и теле…

И каждый знает — как мне быть,

И каждый учит — как мне жить…

Образованные просто одолели.

Нам дали премию на всех.

Взялись делить — и смех, и грех:

Мы друг на друга паровозами пыхтели.

Один кричит, что он главней,

Другой кричит, что он умней…

Образованные просто одолели.

Сосед мой взял, да заболел

И вызвать доктора велел.

Но собрались родные у его постели,

Сказали — сами мы врачи,

И вот лежит сосед, кричит…

Образованные просто одолели.

Мы в позапрошлый выходной

Вдруг не поладили с женой,

И сразу тещи и свекрови налетели.

Одни вопят: “Ты не гордись”.

Другие учат: “Разводись”.

Образованные просто одолели.

Сказал директору народ,

Что он от жизни отстаёт,

Что он четыре класса кончил еле-еле.

Директор сморщился слегка

И сразу жалобу в ЦК:

Образованные просто одолели.

У нас в семье есть референт,

Два кандидата и доцент.

В обед за стол все дружно сели да поели.

Они торопятся удрать,

А мне посуду убирать…

Образованные просто одолели.

Распределяют на завод

Сто инженеров каждый год,

Учёных даже присылают раз в неделю.

А на заводе говорят:

“У нас нехватка в слесарях.

Образованные просто одолели”.

Есть бухгалтерия у нас,

И там с меня в который раз

И подоходный, и бездетность взять успели,

За ДОСААФ, за профсоюз.

А с чем же я-то остаюсь?..

Образованные просто одолели.

Меня попёрли из кино —

Мне это, в общем-то, смешно,

Что заменить меня очкарики сумели.

Со мной не сладили б “друзья”,

Но падежов не знаю я —

Образованные просто одолели!

Киноларда уйный кемнәр? —

Акыллылар, белемлеләр

Диплом кыштырдатып менә биек үрләргә.

Минем күк үзбелдеклегә,

Көн күрсәтмиләр һич безгә,

Дипломлылар тиде инде тәмам теңкәгә.

Мине “акыллы итүче” —

Барча киночы, кәмитче,

“Тәрбияли” радио да, телевизия дә.

Һәркем белә — ни эшләргә,

Өйрәтә — ничек яшәргә,

Тәҗрибәлеләр тиде бит тәмам теңкәгә.

Премия уртак барысына,

Көләрсең дә, еларсың да:

Эт булып талаштык шул акчаны бүлгәндә.

Берәү, имеш, югарырак,

Икенчесе — акыллырак,

“Йонлы куллылар” тиде шул тәмам теңкәгә.

Минем күршем чирләп китте,

Туганнары килеп җитте,

Табиб чакырыгыз дигәч, хәлен белмәгә.

Үзебез табиб, ди, алар,

Күршем исә разбой сала:

“Им-томчылар тиде инде тәмам теңкәгә...”

Хатын белән аралашып,

Киттек ял көнне талашып,

Туган-тумачасы килеп җитте бәлагә.

Берәүләр әйтә, басыл! дип,

Башкалары, аерыл! дип,

Белдеклеләр тиде инде тәмам теңкәгә.

Әйтте директорга халык:

“Йөрмә чордан артта калып!

Дүрт сыйныф бетергәнсең бит син көчкә генә...”

Түрә чырае сытылды,

ЦКларга жалу кылды,

Укымышлылар тиде, дип, тәмам теңкәгә!

Гаиләдә бар референт,

Ике кандидат, бер доцент,

Җыйнаулашып тыгыналар, утырып өстәлгә.

Ашыгалар гел таярга,

Ә миңа савыт юарга...

Зыялылар тиде инде тәмам теңкәгә.

Йөзләп инженер ел саен

Эшкә киләдер, мөгаен,

Баргалагыз заводка, диләр галимнәргә.

­Кадрларда битәрлиләр:

“Слесарьлар җитми, — диләр. —

Белемлеләр тиде инде тәмам теңкәгә”.

Бухгалтер хезмәт хакыннан

Салым йолкый аннан-моннан,

Бурычлы мин хәтта буйдак булып йөргәнгә.

Талый профсоюз, ДОСААФ...

Ә миңа соң нәрсә кала?

Салымчылар тиде инде тәмам теңкәгә.

Мине кинодан кудылар,

Миңа алмаш булалдылар, —

Күзлеклеләр түнтәрәләр мине көлкегә.

Минем белән читен, имеш,

Гүпчим белмим рәвеш-килеш,

Алдынгылар тиде инде тәмам теңкәгә...

Искәрмәләр

үзгәртү