Баһадиршаһ Сөяргул

Баһадиршаһ Сөяргул улы (Баһадиршаһ бин Сөяргул әл-Гайнәви әл-Каҗмакты) — мөселман дин әһеле, мөфәссир. Идел-Урал ягында беренче булып иске татар телендә Коръәннең җидедән бер өлешенең тәфсирен яза.

Баһадиршаһ Сөяргул
Туган 1750
Барда авылы
Үлгән 1805
Дүртөйле районы
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре рухани

Биографиясе үзгәртү

Баһадиршаһ Сөяргул улы якынча 1750-нче елларда Пермь губернасы Барда авылында туган[1]. Шәҗәрәсе: Ишбулат → Әбдерәшит → Сөяргул → Баһадиршаһ[2].

Коры Алачык авылы (Агыйделнең уң як яры буенда) имамы Сәйфелмөлек бин Мортаза бин Сәлимнең (?-1802) мәдрәсәсендә укый һәм биредә 1771 елда «Дөррәтел-нәсихәт» китабын тәмамлый[2].

Гайнә вулысы Каҗмакты авылы мәчетендә имам булып хезмәт итә[2].

Идел-Урал ягында тәүгеләрдән булып иске татар телендә Коръәннең җидедән бер өлешенең тәфсирен яза һәм аның өстендә эшен 1805 елда тәмамлый. Бу китап Казан шәһәрендә 1859 елда «Китаб-и шәрәф-и мәаб Һәфтияк тәфсире төрки телендә» исеме астында нәшер ителә[1].

Уллары: Хөррәмшаһ (1777—?), Надиршаһ (1779—?), Гаделшаһ (1784—?)[1].

1805 һәм 1811 еллар арасында вафат булган[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Саитбатталов И. Р. О трёх одноимённых толкованиях Корана и возможно первом муфассире из башкир // Традиционный Ислам в России и выдающийся башкирский ученый-теолог просветитель мусульманского мира, шейх Зайнулла Расулев: Материалы Международной научной конференции, посвященной 185-летию со дня рождения вы-дающегося башкирского религиозного и общественного деятеля Зайнуллы Расулева (1833–1917). — Уфа: ИИЯЛ УФИЦ РАН. — С. 219-223. — 396 с. — ISBN 978-5-91608-164-0.
  2. 2,0 2,1 2,2 Ризаэддин Фахруддин. Асар. — Казань: «Рухият». — Т. 1. — С. 74, 76.