Баш әйләнү — дөрес ориентацияне тәэмин итүче вестибуляр һәм күрү анализаторларының, тирән сиземләүнең үзара бәйләнешләре бозылганда, тирә-юньдәге әйберләрнең яисә гәүдәнең хәрәкәтен кешенең дөрес билгели алмавы. Бу халәт күп вакытта органик дисфункция (организм системасы, әгъза яисә тукымасы функцияләре бозылу) нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Баш әйләнү
Сурәт
Саклык белгечлеге оториноларингология[d], неврология, аудиюлыг[d] һәм логопед[d]
ICD-9-CM 438.85 һәм 780.4
ICPC 2 идентификаторы N17
NCI Thesaurus идентификаторы C38057
 Баш әйләнү Викиҗыентыкта

Баш әйләнеп интеккән кешегә неврастения диагнозы кую очраклары бар, ләкин бу авыруларны аера белергә кирәк. Түбәндәге исемлектә баш әйләнүенең еш очрый торган сәбәпләре, клиник картинасы белән танышып китәрбез.

*3арарсыз постураль (гәүдә торышы үзгәрүдән барлыкка килә торган) баш әйләнү. Бу халәт түбәнгә кисәк кенә төшеп киткәндә, гәүдәнең торышы үзгәргәндә күзәтелә һәм кыска вакытлы була. Мондый баш әйләнү өянәге күп вакытта иртән күзәтелә. Гәүдә торышын үзгәрткәннән соң (мәсәлән, вертикаль торыштан кинәт кенә горизонталь торышка күчкәндә, караватта, баскан килеш әйләнгәндә) очрый. Табиб бастырып тыңлаганда да кайчак авыруның башы әйләнеп китәргә мөмкин. Өянәк вакытында әйләнмәле нистагм — күз алмасының ирексез ике фазада (тиз һәм акрын) ритмик хәрәкәтләнүе күзәтелә. 90 % авыруларның өянәге 3 айдан соң узып китә. Ләкин өянәкнең яңадан кабатлану очраклары да бар.

*Вестибуль неронит—ганглийның (нерв төене) алгы өлеше ялкынсынуы а вакытында туктаусыз көчле баш әйләнү дәвамлылыгы бер атнадан да артып китәргә мөмкин. Өянәк тиз башланып китә, баш әйләнгәндә косасы килә. Эчке сәбәпләр тәэсирендә туган горизонталь нистагмның сәламәт колак юнәлешенә баруы күзәтелә. Өянәкләр еш кабатланмый.

*Меньер авыруы. Бу чир вакытында баш әйләнүе озак дәвам итә. Өч төрле симптомы бар: баш әйләнү, колак шаулау һәм ишетү начарлану. Өянәкләр 2-5 сәгатькә (10 минуттан 48 сәгатькә кадәр) сузыла. Бик еш колакларда басым барлыкка килгән кебек була. Ишетү сәләтенең начарлануы башлангыч чорда тиз узып китә, тора-бара даимигә әйләнә. Сөйләшү аңлаешсыз була.

*Кайбер шартларда (чиратта торганда, кибеттә, театрда) паникага бирелү, гипервентиляция — тирән һәм еш сулыш алуга бәйле канда углекислота | күләме азаю һәм кислород күбәюенә бәйләнгән баш әйләнүе күзәтелә. Баш әйләнүгә китерүче көч һәм нистагм булуы беленми. Бу очракта органик | сәбәпләрне исәптән чыгарганнан соң гына төгәл диагноз куеп була.

* Муен өлкәсе киеренкелегенә бәйләнгән баш әйләнү. Баш әйләнү муен | өлкәсендә хәрәкәт, тирән сизгерлек кимүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. 1 Муен мускулларының ригидлыгы — скелет мускулларының кинәт тонусы күтәрелүгә һәм деформациягә каршылык артуга бәйләнгән. Муен һәм иңбаш мускулларының киеренкелеге умырткалыкның муен өлешенә йокләнеш барлыкка килүдән дип карала. Нистагм булу аз күзәтелә.

*Өлкән яшьтәге кешеләрнең картаю процессына бәйле баш әйләнүе.

^Мондый баш әйләнү берничә фактор — бигрәк тә сизү тойгылары Е көчсезләнү (баш мие, күзләр, тигезләнеш әгъзалары, буын-мускул тойгысы, ортостатик гипотензия — кан тамырларында, куыш әгъзаларда, организм г куышлыгында гидростатик басым түбәнәюе) нәтиҗәсендә үсеш ала.

*Дарулар һәм алкоголь кабул итү нәтиҗәсендә барлыкка килгән баш әйләнү. Ортостатик гипотензиягә китерә торган дарулар (гипертензия, пар- кинсон авыруын дәвалау препаратлары, антидепрессантлар—депрессиягә бәйле психик тайпылышларны дәвалауда кулланыла торган дарулар, фенотиазиннар) башны әйләндерергә мөмкин. Көзән җыеруны дәвалый торган чаралардан карбамазепин һәм фенитоин кечкенә мигә тәэсир итеп, баш әйләнүен барлыкка китерергә мөмкин, мондый баш әйләнү атаксия (хәрәкәт координациясе бозылу) һәм нистагм белән характерлана. Хроник алкоголизм белән интегүчеләрдә атаксия һәм тремор белән характерлана торган кече ми дистрофиясе, бик күп зарарлы тәэсире булган невропатия барлыкка килә. Бу авыру вакытында нерв җепселләре очларының сизгерлеге түбәнәя.

* Вакытлы ишемия һөҗүме. Бу очракта баш әйләнү генә түгел, үзәк нерв системасының бүтән төрле зарарлану билгеләре—диплопия (әйберләрнең күзгә ике булып күренүе, ул күз мускуллары параличы һәм парезы нәтиҗәсендә килеп чыга), дизартрия, очлыклар зарарланудан барлыкка килгән паралич күзәтелә. Вакытлы ишемия баш әйләнүенең сирәк очрый торган һөҗүме нистагм белән характерлана. Инсульт барлыкка килү факторлары (артериаль гипертензия, атеросклероз) вакытлы ишемия һөҗүме һәм аның кабатлану : куркынычын арттыра.

*Баш сөягенең VIII пар нервлары невриномасы (Шванн тышчасы күзә­ нәкләреннән барлыкка килгән зарарсыз шеш). Төп билгесе — ишетү сәләтенең даими рәвештә начарлана баруы. Колаклар шаулый. Баш әйләнү , күзәтелмәсә дә, ышанычсыз атлау барлыкка килә. Таркау склероз (рассеянный склероз). Баш әйләнү, ышынычсыз атлау кайвакыт таркау склерозның да башлангыч билгеләре булырга мөмкин. Барлык неврологик мәгълүматларны туплаганнан соң гына, диагноз куярга , мөмкин.

* Йөрәк патологиясе булганда барлыкка килгән баш әйләнү. Ортостатик гипотензия вакытында баш әйләнүләр иртәнге сәгатьләрдә һәм ашаганнан соң күзәтелә. Йөрәк ритмы бозылу һәм кан тамырларының тонусы кимү нәтиҗәсендә кинәт кенә кан басымы төшү баш әйләнү белән сиздерергә мөмкин. Баш әйләнү физик киеренкелеккә дә бәйле була.

Баш әйләнү күзәтелгәндә диагноз кую өчен түбәндәге гомуми ысулларны кулланалар: ЭКГ, канның гомуми анализы, эритроцитлар утыру тизлеген тикшерү. Ишетү бозылган булса, аудиограмма (ишетү функциясен тик­ шерү нәтиҗәсен чагылдырган язма) ясала. Махсус тикшерү методлары нистагмга шик булган очракта электронистагмография (нистагмны тикшерү ысулы) билгеләнә. Компьютер томографиясе баш миенең дисфункциясе булганда ясала. Эпилепсия авыруы түгеллегенә инану өчен ЭЭГ (электроэнцефалография) уздыралар.

Баш әйләнүне дәвалау. Әгәр баш әйләнү вакытында костырып интектерсә, дәвалаучы табиб тиешле даруны билгели. Зарарсыз постураль баш әйләнүне дәвалаганда медикаментлар кулланылмый. Авыруны гәү­ дәгә аерым торыш биреп дәвалыйлар. Баш мие патологиясенең сәбәбе эпилепсия булса, төп авыруга игътибар бирелә. Умырткалыкның муен өлеше тайпылышы булганда, физиотерапия, энәләр белән дәвалау, дәва физкультурасы тәкъдим ителә. Курку-борчылу аркасында баш әйләнгәндә, депрессиягә каршы дарулар кулланалар.

Искәрмәләр үзгәртү