Башкортларым, уку кирәк, уку кирәк

Башкортларым, уку кирәк, уку кирәк(lat. Başkorttarım, ukıu kerek, ukıu kerek!) яки Минем башкортлар — шагыйрь Мифтахетдин Акмуллага нисбәтләнгән шигъри әсәр. XX гасыр башында әдәби җыр буларак язылган дип санала. Әлеге шигырь беренче тапкыр 1931 елда нәшер ителгән. Авторлыкны Акмуллага фольклорчы, халык иҗатын туплаучы Закир Шакиров нисбәтли.[1].

1990-2000нче елларда бу шигырь Башкортстан республикасының агитация чараларында актив кулланыла. Уку йортларында, төрле публик чараларда әлеге шигырьнең беренче строфасы диварларны, сәхнәләрне бизи. Аның әһәмиятлеге иҗат итүченең Минем башкортлар! мөрәҗәгате белән аңлатыла. Мондый мөрәҗәгать беренче тапкыр Салават Юлаевта очрый.

Текст үзгәртү

Башкортларым, уку кирәк, уку кирәк!

Арабызда наданнар күп, уку сирәк.

Аңгыра аюдан Уралдагы курыккандай,

Эй, туганнар, наданлыктан курку кирәк!

Илтифат ит: укудадыр шәрафәтләр,

Җаһиллектән килә ятыр зур афәтләр.

Укыганнар күктә очыр, суда йөзер,

Юктыр анда әүлиялек, кәрамәтләр.

Укыганга бу дөньяда җәләл булыр,

Харам дигән күп шәйләр гадел булыр.

Бәхет-дәүләт чишмәсе ачам дисәң,

Гыйлем-һөнәр бердәнбер чара булыр.

Алтыга берде кушып, сан ун булмый,

Сәгатьне алга борып, төн көн булмый.

Белемлелек — арысланнан көчле батыр,

Шуңа атланмый, синең төшең һич өн булмый.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. См.:Л.З. Шакирова. Диалектологические экспедиции З.Ш. Шакирова. Опубликовано в сборнике: Актуальные проблемы диалектологии народов России.