Бастырма
Бастырма́ елгасы — Көнчыгыш Кама аръягындагы елга. Татарсуның (Зичәнең) сул кушылдыгы (Зәй елгасы бассейны). Озынлыгы 11,1 км, бассейнының мәйданы 66 км². Зәй районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Баграҗ авылыннан 3,8 км көнчыгыштарак, тамагы Дүртмунча авылыннан 1,2 км төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 243 м, тамагыныкы — 118 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 59%. Бастырма елгасының 5,7 һәм 7 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,36 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенәтуена. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 90 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,043м³/с. Ел дәвамында суы бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр. Бастырма бассейны Баграж аучылык тыюлыгының бер өлеше булып тора.
Чыганаклар
үзгәртү- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 3 август көнендә архивланган.