«Барабы́з» — татар крәстияннәренең 19 йөз — 20 йөзнең 1 нче чирегендә Казандагы вакытлы кәсебе - ат җигелгән чаналарда кешеләр йөртү, йөк ташу. Кайбер мәгълүматлар буенча, андый кәсеп белән Казанда берничә мең кеше шөгыльләнгән. Гади йөк чаналары файдаланылган. Утыргыч урынына салам тутырылган түшәкләр, зур капчыклар кулланылган. Соңрак трамвай тарафыннан кысрыклап чыгарылганнар.

«Барабыз»лар

Чыганаклар үзгәртү