Баган Луар Шри Маһа Мариамман Гыйбадәтханәсе
Шри Маһа Мариамман Дэвастһанам Гыйбадәтханәсе Малайзиядә, Пенангта, Баган Луарда Һинд дине гыйбадәтханәсе. Фактик рәвештә ул Баттервортта иң зур һәм иң борынгы Һинд дине гыйбадәтханәсе. Маһа Мариамман Дэвастһанам Амман Ана Алиһәсенә багышланган гыйбадәтхнә, ул Җалан Җети Лама буенча яшәгән Һинд дине җәмәгате өчен гыйбадәтханә булып тора. Якындагы даирә Кампунг Бенггали дип аталган Һинд дине тарафдарлары яши торган урын булып тора. Хәзерге вакытта даирәдә әһәмияткә ия күп Һинд дине тарафдарлары яши һәм Шри Ананда Банан Яфрагы Рестораны кебек бизнеслар Һинду булуның чагылышы булып тора.[1] Һинд дине тарафдарлары күбесенчә Баттерворт порты белән ассоциацияләнә. Алар я турыдан-туры шунда эшли, я төрле ваклар сата торган кибет кебек, я азык-төлек кибетләре кебек сәүдәне тәэмин итәләр. Маһа Мариамман Дэвастһанам Гыйбадәтханәсе импрессив гопурамы өчен мәшһүр, ул даирә өстеннән калкып тора.
Һинд дине гыйбадәтханәсе | |
Баган Луар Шри Маһа Мариамман Гыйбадәтханәсе
| |
Ил | [[Малайзия, Пенанг, Баттерворт, Баган Луар]] |
Урнашу урыны | Пинанг[d] |
Координатлары | 5°24′45″ т. к. 100°22′12″ кч. о.HGЯO |
Дин | Мариамман Алиһәсенә табыну |
Тарихы
үзгәртүБаттерворт Шри Маһа Мариамман гыйбадәтханәсе 1853 елда нигезләнгән булган. Амбал поты диңгез яры буенда 1853 елда табылган булган һәм Амбалны пот итеп куяр өчен кечкенә алачык төзелгән булган. 1903 елда Поннусами Пиллай шул ук урында гыйбадәтханәне төзегән һәм беренче изгеләштерү церемониясе Кумбһабһишекһам уздырылган булган.[2] Хәзерге гыйбадәтханә структурасы 1980-ынчы елларда төзелгән булган, ә изгеләштерү церемониясе 1988 елда уздырылган булган. 2002 елда берничә кече янә төзекләндерү эшләреннән соң яңа изгеләштерү церемониясе булган.
Барып җитү
үзгәртүМаһа Мариамман Дэвастһанам Гыйбадәтханәсе Җалан Җети Лама иске юлы буенча урнашкан. Сез аның артында Баттерворт Тышкы Боҗра Юлын күрә аласыз. Гыйбадәтханә үзе Җалан Токонг Лама дигән кечкенә юлда урнашкан.
Шулай ук карарга мөмкин
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Archives. thestar.com.my.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-02-02, retrieved 2020-04-16