Ашкайнату органнары авырулары арасында бавыр кабыклану, үлемгә китерү сәбәбе буларак, беренче урынны алып тора. Ул бик куркыныч авыру булып санала. Аны тулысынча дәвалап булмый, ләкин сәламәт тормыш рәвеше алып барганда һәм табиб тәкъдимнәрен үтәгәндә, мондый авыру белән шактый озак яшиләр.

Бавыр кабыклану
Сурәт
Зыян китерә кеше
Саклык белгечлеге ашказан-эчәк белеме[d] һәм бавырбелем[d]
Диагностика юллары бавыр биопсиясе[d], канның биохимик анализы, Ультратавышлы тикшеренү һәм CT
Дәвалау юллары бавыр трансплантациясе[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Буметанид[d][1], Фуросемид[d][1], Этакриновая кислота[d][1], torasemide[d][1], ethacrynate sodium[d][1], рифаксимин[d][2], ledipasvir/sofosbuvir[d][2], обетихолевая кислота[d][2], Софосбувир[d][2], peginterferon alfa-2b[d][2], boceprevir[d][2], tolvaptan[d][2], Даклатасвир[d][2], Рибавирин[d][2], Адефовир[d][2], Пегилированный интерферон альфа-2а[d][2], simeprevir[d][2] һәм entecavir hydrate[d][2]
Анатомик урнашуы бавыр
Генетик бәйләнеш C6orf10[3] һәм BTNL2[4]
ICD-9-CM 571.5[5]
NCI Thesaurus идентификаторы C2951[6] һәм C2951[5]
 Бавыр кабыклану Викиҗыентыкта

Русиядә цирроз авыруын күп очракта алкоголизм китереп чыгара. Әмма В, С гепатиты вируслары аркасында барлыкка килгән бавыр кабыклануы да елдан-ел артып тора. Болардан кала, аутоиммун тайпылышлар, шулай ук тумыштан булган тимерле пигментлар алмашы (гемохроматоз) һәм бакыр (гепатоцеребраль дистрофия) алмашы бозылу да авыруга китерүче сәбәпләр булып тора. Мондый тайпылышлар вакытында металлар төрле органнарга, шулай ук бавырга туплана.

Элек бавыр кабыклануы 8-10 ел дәвам иткән эчкечелектән соң гына барлыкка килә дип исәплиләр иде. Соңгы еллардагы күзәтүләр моның алай булмаганлыгын күрсәтте. Яшьләрнең бавыр күзәнәкләре алкогольгә тиз бирешә, шуңа күрә алар арасында да цирроз белән авыручылар еш очрый башлады.

Цирроз — көчәя баручы хроник авыру. Бавыр өлешләренең структурасы зарарлану, бавырның функциясе бозылуы белән характерлана ул. Барлык үлем-китем сәбәпләре арасында бавыр кабыклануы тугызынчы урында тора.

Цирроз белән ир-атлар хатын-кызларга караганда 2,5 тапкыр ешрак авырый.

Бавыр ялкынсынуын (инфекцияле яки сывороткалы) кичерү; начар туклану (аксым, витаминнар җитешмәү), матдәләр алмашы бозылуы (шикәр диабеты, тиреотоксикоз авыруы), үт юлларының бик озак вакыт кысылып яки ябылып торуы, гаилә-конституциональ бирешүчәнлек, хроник инфекцияле авырулар (туберкулез, бруцеллез, сифилис Һ.6.), сирәк очракларда паразитар инвазияләр дә (описторхоз, клонорхоз һ.б.) циррозга китерә.

Бавыр циррозы авыруын нинди симптомнар күрсәтә соң? Тире һәм күз агы саргаю еш кына авыруның беренче билгесе булып тора. Аппетит булмаганлыктан, авыру ябыга башлый, бавыр күләме үзгәрсә (зурая-кечерәя), кан йөреше авырлашканлыктан эч күперә, сыеклык җыела башлый, бер туктаусыз тән кычыта, күңел болгана, костыра. Авыру хәлсезләнә, үзендә талчыгу сизә. Кайвакыт уч төпләрендә кызгылт-шәмәхә таплар барлыкка килә. Бавыр күзәнәкләре һәлак булганнан соң, аксым, углевод, май алмашы бозыла, гормоннар ясалу кими. Кызганычка каршы, кайбер кешеләр циррозның тормыш өчен бик әһә­ миятле әгъза — бавырны юкка чыгаруын аңлап бетермиләр. Цирроз — ба­ вырның исән күзәнәкләре зарарланып, алар урынына җөйле тукыма хасил булудан гыйбарәт. Хроник авыруларның тулы бер чылбыры ул — бавыр кабыклану. Ул канга бавыр аша җиңел генә үтеп китәргә ирек бирми, ә бу, үз чиратында, бавырны үз Вазыйфаларының күбесен башкара алмаслык хәлгә китерә.

Барлыкка килү сәбәпләре буенча циррозны берничә төргә аералар.

*Постнекротик бавыр кабыклану бик авыр формадагы вируслы гепатит авыруын кичергәннән соң барлыкка килә. Бавыр бераз гына зураерга яки кечерәергә мөмкин. Бавырның җиткелекле эшләмәве хәлсезлек, эш сәләте кимү, канда шактый зур үзгәрешләр булу белән характерлана.

*Порталь (капка венасына нисбәтле булуны аңлата) цирроз алкоголизм белән авырган кешеләрдә очрый. Начар туклану, вируслы гепатит белән авыру, сирәгрәк башка сәбәпләр аркасында барлыкка килә. Бавыр тукымаларының җөйле тукымага алышынуы, кан йөреше авыраю бу төрнең үзенчәлеге булып тора. Бу очракта циррозның төп клиник симптомнары порталь гипертензия (басым күтәрелү) булуга бәйләнгән. Корсак куыш­ лыгына сары су җыелу (асцит), үңәч һәм ашказанының кардиаль бүлегендә веналарның киңәюе күзәтелә. Бу веналардан бик еш кан саркып чыгу һәм кан агу кебек катлаулануларга китерә.

Бу төр цирроз белән, гадәттә, тәмам эчкечелеккә бирелгән кешеләр авы­ рый. Әмма көн саен 1-2 чәркә хәмер эчүчеләргә дә кагылмый дигән сүз түгел. 15 ел буе һәр көнне 0,25 л дан 0,5 л га кадәр аракы эчкән кешенең цирроз белән авырый башлаячагын шикләнми раслап була. Андыйлар кайчакта бавырны май басу белән дә интегергә мөмкин.

Ашамыйча гына эчелгән хәмер эчемлекләрнең организмга китергән зыянын күпкә арттыра. Әмма күпләр уйлаганча, ашап эчү дә цирроздан барыбер саклап бетерә алмый. Шуңа күрә сәламәт яшәргә теләүчеләргә аракыдан баш тартырга тәкъдим ителә.

*Билиар бавыр циррозы — дәвамлы холестаз (үт юлларында озак вакыт һәм күп күләмдә үт җыелып яту күренеше) һәм иртә барлыкка килгән сары авыруы, тән кычыту, еш кына бизгәк тоту, кайвакыт тән калтырау белән характерлана.

*Катнаш бавыр циррозы — иң күп очрый торган төр. Аңа башка циррозлар вакытындагы кебек клиник-лаборатор күренешләр хас.

*Пигментлы цирроз (гемохроматоз, бронзалы диабет, Труазье-Ано-Шоффар синдромы, сидерофилия) тимер алмашы бозылу, аның кан сүлендә һәм тукымаларда кимүе, эчке органнарга утыруы белән характерлана. Бу авыру күбесенчә ирләрдә очрый.

Тәртипсез тормыш рәвеше, диета сакламау, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу бавырдагы тискәре процессның активлашуына китерә. Терминаль периодта циррозның нинди төре булуына карамастан, авыру бавыр җиткелексезлеге, яман шеш, бавыр комасы белән тәмамлана.

Цирроз диагнозын кую өчен бик күп төрле лаборатор, биохимик анализлар ясыйлар, УЗИ, ФЭГДС аппаратлары белән тикшерүләр уздыралар. Тулы ачыклык кертү өчен биопсия ясап, бавыр тукымасына микроскопик . анализ ясала.

Гепатопротекторлар циррозны дәвалауда төп дару препаратлары булып тора. Алар бавыр күзәнәгенең тышчасын ныгытып, аның эшчәнлеген яхшырталар. Даруларны 2-3 айлык курслар белән елга 2 тапкыр билгелиләр.

Дәвалау процессында чит ил препаратлары — эссенциале форте, урсосан, урсофальк, карсил, гептрал, үз илебездә эшләнгәннәре (алар очсызрак һәм 1 яхшы тәэсир итәләр) — эсливер форте, гептор, силимарин дигән дарулар ; кулланыла.

Авыруның диета саклавы зур роль уйный. Төрле тәмләткечләрне, тозлы, консервланган, какланган, кыздырылган ризыкларны рационнан чыгарырга кирәк. Терлек майлары урынына үсемлек — көнбагыш, кукуруз, бигрәк тә җитен, зәйтүн майларын куллану файдалы. Рационга мае аз булган сөт продуктларын кертү зарур. Киеренке физик эш, авыр күтәрү, ардыра торган акыл эше ярамый.

Асцит барлыкка килгән очракта эчелгән сыеклык (чәй-каһвә, шулпалы ашларны) күләмен бер литрга кадәр киметергә, тозсыз ризык ашарга кирәк. Әгәр болар гына нәтиҗә бирмәсә, сидек кудыра торган препаратлар кулланырга була.

Үңәч веналарыннан кан китү күзәтелсә, авыруны кичекмәстән хастаханәгә ; салырга кирәк. Канлы косу, дегет кебек кара тизәк чыгу, кисәк кенә хәл ; китү, кан басымы төшү мондый катлаулануның билгесе булып тора.

Спиртлы эчемлекләрдән бөтенләй баш тарту, хастаханәдә дәваланулар цирроз барышын акрынайтып тора. Билиар бавыр циррозы булганда, холестазны бетерү беренче бурыч булып кала, моның өчен операция дә ясыйлар. Кайбер очракларда бавыр күчереп утырту тормышны саклап калырга ярдәм итә.

Искәрмәләр үзгәртү