Ачьюта Дэва Райя (безнең эраның 1529–1542 елы) Көньяк Һиндстанның Виджаянагар Империясенең хөкемдары булган. Ул Кришна Дэва Райяның энесе булган һәм аннан соң тәхеткә утырган.
Фернао Нуниз Һиндстанга Ачьютарайя хөкеме вакытында зиярәт кылган Португалия сәяхәтчесе, хроникачысы һәм ат сатучысы булган, ул Виджаянагарада өч ел уздырган.
Ачьюта Дэва Райя Каннада Чату Витталанатха шагыйренең, бөек композитор һәм җырлаучы Пуранадарадасаның (Карнатик музыкасының аталарының) һәм Санскрит галиме Раджанатха Диндима II-нең яклаучысы булган. Ул үлгәннән соң тәхеткә кем утыруы бәхәсле булган. Аның энесе (энесенең улы) Садасива Райя соңыннан бала булган чакта ул Кришнадэварайяның үги улы Алийя Рама Райя регентлыгы астында патша булган.

Ачарья Дэва Райя
Туган 1450 елдан иртә түгел һәм елдан соң түгел1503
Үлгән 1542
Ватандашлыгы Виджаянагарская империя[d]
Һөнәре монарх (безнең эраның 1529 елдан бирле 1542 елга кадәр хөкем сөргән)
Балалар Venkata I[d]
Ата-ана

 Ачарья Дэва Райя Викиҗыентыкта

Тиммалапурада Шива гыйбадәтханәсе Ачьюта Райя хөкеме вакытында безнең эраның 1539 елында төзелгән булган.
Тиммалапурада Шива гыйбадәтханәсендә 1539 ел белән даталанган Патша Ачьюта Райаның Каннада язмасы.

Хөкем сөрүе үзгәртү

 
Һампида Витала гыйбадәтханәсендә Патша Ачьюта Дэва Райяның Каннада телендә язмасы (безнең эраның 1536 елы).
 
Һампи янында Тиммалапурада Патша Ачьюта Дэва Райя тарафыннан төзелгән Шива гыйбадәтханәсе.

Ачьюта Дэва Райя патша булып киткән вакыт уңайлы булмаган. Кришнадэварайя астында тыныч көннәрнең муллыгы ахырга якынлаша барган. Феодаллар һәм дошманнар империяне җимерергә мөмкинчелек өчен көткәннәр. Өстәвенә Ачьюта Дэва Райя тәхет өчен көрәшүче Алийя Рама Райя белән көндәш булырга мәҗбур булган.
Нунизның эшләрендә Ачьюта Дэва Райяның патша буларак рәхимсезлекләргә һәм кыскычларга дучар булуы турында аз сөйләнелсә, патшаны чынлап та патшалыкта хокук һәм патшалыкның муллыгы өчен көрәшүче буларак билгеләргә кирәк икәне турында күп шәһадәтләр бар. Аны Кришна Дэва Райя үзе сәләтле варис буларак сайлаган.
Биджапурдан Исмаил Адил Шаһ Райчур доабны яулап алган һәм басып алган. Шул ук вакытта Ориссаның Гаҗапатилары һәм Голконданың Кули Кутуб Шаһы җиңелгән һәм артка этәрелгән булганнар. Хәзер Ачьюта Дэва Райя үзенең генералы Салакараҗу Тирумала белән Траванкорның һәм Умматурның җитәкчеләрен контроль астына кую өчен кампания алып барган. Шуннан соң алар Тунгабһадрадан төньякта доабны яулап алганнар һәм Райчур һәм Мудгал фортларын янә яулап алганнар.
Ике Санскрит телендә эшләр Ачьютабхьдайям һәм Варадамбикапаринайям патшаның тормышын тәфсилләп тасвирлый.
Аның хөкеме дәверендә Ачьюта Дэва Райя Рама Райяның манипуляцияләренә каршы көндәш булырга мәҗбур булган, ул үзенең көче белән Патшалыкның күп тугъры булган хемәтчеләрен дәрәҗәле позицияләрдән үзенә кирәк кешеләр белән алыштырган. Куәт өләшү уенында патша һәм Алийя Рама Райя арасында уртак як буларак күп очракларда Баһамани Солтаннар булган. Бу патшалыкны янә зәгыйфьләндергән. Якынча 1540 елда Алийя Рама Райя Ачьюта Дэва Райяны фетнәдән соң тоткын итеп алган.
1542 елда Ачьюта Дэва Райя үлгән һәм аның варисы булып аның яшьрәк улы Венката I(Венката Райя яки Венкатадри Райя) булган. Әмма аның улы тиздән үтерелгән булган һәм яңа патша булып Садашива Райя булган. Алийя Рама Райя регент булып киткән һәм Садашива Райя кулында биз аз идарә калдырган.
Аның хөкеме вакытында Виджаянагарада Тирувенгаланатха гыйбадәтханәсе төзелгән булган. Ул шул Илаһка багышланган Ходай Венкатешвара Илаһы исеме белән түгел, ә Ачьютарайя гыйбадәтханәсе исеме астында киң мәгълүм булган.

Искәрмәләр үзгәртү

  • Prof K.A. Nilakanta Sastri, History of South India, From Prehistoric times to fall of Vijayanagar, 1955, OUP, New Delhi (Reprinted 2002)

Тышкы сылтамалар үзгәртү