Ачыт күле
Ачы́т күле́ - Идел алды төбәгендәге күл. Элеккеге су юлында сакланып калган күл. Зөя елгасының уң як тугаенда, Югары Ослан районының Карамышиха авылыннан 0,5 км көньяктарак урнашкан.
Су өслегенең мәйданы 8,44 га. Озынлыгы 1590 м, иң зур киңлеге 180 м. Хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.
Чыганаклар
үзгәртү- Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты.
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 6 март көнендә архивланган.