Афферентлы бәбәк бозылулары

Афферентлы бәбәк бозылулары
... хөрмәтенә аталган Гунн Маркус[d]
Зыян китерә pupillary light reflex[d]
Диагностика юллары Swinging-flashlight test[d]

Абсолют афферент бәбәк кимчелеге үзгәртү

Абсолют афферент бәбәк кимчелеге (амавротик бәбәк) күрү нервының тулы зарарлануында барлыкка килә һәм түбәндәге билгеләр белән сыйфатлана.

•       Зарарланган якта күз тулаем сукыр (тулысынча яктылык тоемлау юк).

•       Ике бәбәк тә бер зурлыкта.

•     Зарарланган күзнең бәбәгенә яктылык китергәндә ике бәбәк тә җавап бирми, әмма сәламәт күзгә китергәндә ике бәбәк тә гадәти җавап бирә.

•     Якынчалык рефлексы ике күздә дә нормада саклана.

Чагыштырмалы афферент бәбәк кимчелеге үзгәртү

Чагыштырмалы афферент бәбәк кимчелеге (Маркус Гунн бәбәге) күрү нервының тулы булмаган зарарлануында яки челтәркатлауның авыр чирләрендә үсеш ала, әмма беркайчан да — өлгергән катарактада булмый. Клиник күренешләре — амавротик бәбәктә кебек, ләкин кимрәк дәрәҗәдә чагылган. Шулай итеп, зарарланган күзнең ярсытуына бәбәкләр көчсез җавап бирә, ә сәламәт күздә — тиз. Ике күз бәбәкләренең төрле җавабын «яктырткычны тирбәндерү» сынавы ярдәмендә ачыклыйлар, бу очракта яктылык чыганагын бер күздән икенчесенә тиз күчерәләр, шулай һәр күзне алмашлап кузгаталар.

•     Сәламәт күзне ярсытканда ике бәбәк тә кыскара. (рәс. 21.18а).

•     Зарарланган күзгә яктылыкны юнәлткәндә ике бәбәк тә тараю урынына киңәя. (рәс. 21.18б).

•     Сәламәт күзне ярсытканда ике бәбәк тә кыскара. (рәс. 21.18в).

Яктылык этәргеченә җавап буларак бәбәкләрнең парадоксаль киңәюе сәламәт күздән яктылыкны алганда киңәю дәрәҗәсе зарарланган күзне ярсытканда бәбәк тараю дәрәҗәсеннән күбрәк булганга барлыкка килә.

NB Афферент (сизгер) зарарлануларда бәбәкләр зурлыгы буенча бер үк. Анизокория (төрле бәбәк зурлыгы) эфферент (хәрәкәт) нервлар, төсле катлау яки бәбәк мускуллары зарарлануы турында аңлата.

Яктылык һәм якынчалык рефлексларының диссоциациясе үзгәртү

Яктылыкка рефлекс юк яки сүлпән, әмма якынчалык җавабы сакланган. Сәбәпләр җәд. 21.3. күрсәтелгән

Аргайл Робертсон бәбәге үзгәртү

Аргайл Робертсон бәбәге нейросифилис нәтиҗәсендә үсеш ала һәм түбәндәге белән сыйфатлана.

•     Зарарлану гадәттә ике яклы, әмма тәңгәл түгел.

•     Бәбәкләр кечкенә, формалары дөрес түгел.

•     Бәбәкләр караңгыда начар киңәя, әмма атропин яки кокаин төсле катлауның таралган атрофиясе булмаганда мидриазга китерә.

Җәдвәл 21.3 Яктылык һәм якынчалык рефлексларының диссоциация сәбәпләре

1.     Бер яклы

•       афферент үткәрү кимчелеге

•       Ади бәбәге

•       урап алган күз герпесы

•       III БМН аберрант регенерациясе

2.      Ике яклы

•       нейросифилис

•       I типтагы диабет

•       миотоник дистрофия

•       дорсаль урта ми Парино синдромы

•       гаиләле амилоидоз

•       энцефалит

•       хроник эчкечелек

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.