Аттрактантлар (лат. attraho — үземә тартып торам) — табигый һәм синтетик матдәләр (сигнал бирүче матдәләр), аларны тоючы затларда ис таратучы чыганак ягына хәрәкәт итү теләген тудыра.

Аттрактантлар
Моның каршысы animal repellent[d]

Белешмә үзгәртү

Аттрактантлар бөҗәкләрдә, нематодаларда, үрмәкүчсыманнарда, кысласыманнарда, балыкларда, имезүчеләрдә һәм суүсемнәрдә табылган. Аттрактантлар хайваннарның, бигрәк тә бөҗәкләрнең, үз-үзләрен тоту реакцияларын тизләтә (мәсәлән, азык, йомырка салу урыннарын, җенси партнёрлар табу; кушылу һ.б.) һәм күзәтү астына ала. Азык аттрактантлар бөҗәкне үсемлеккә җәлеп итә. Бөҗәкләрнең җенси аттрактантлар көчле биологик актив матдәләр булып тора. Аларның тирә-якка тараткан аттрактантлар (10-9 г кадәр) йөзәрләгән метр ераклыктан каршы җенес затларының антенна рецепторлары ярдәмендә берничә молекула дәрәҗәсендә кабул ителә. Җенси аттрактантлар үзенчәлеге һәм нәтиҗәлелеге аларның төзелешенә (шул исәптән геометрик һәм оптик изомериясенә) бәйле.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук кара үзгәртү

  • Феромоннар.