Атна (Уфа)
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
«Атна» — Уфада нәшер ителә торган татарча атналык газета. Башкортстан район-шәһәрләренең мәдәният, сәясәт һәм иҗтимагый тормыштан яңалыклары турында яза. Битләр саны – 16. Язылу индексы – 31081.
Атна | |
Tөр |
атналык гаилә гәзите |
---|---|
Формат |
А3 |
| |
Гамәлгә куючы |
А-медиа җәмгыяте |
Баш мөхәрир |
Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова |
Нигезләнгән |
2000 |
Тел |
татар теле |
Төп офис |
450055 Башкортстан, Уфа ш., Октябрь проспекты ур., 144 санлы йорт, 3нче корпус |
Тиражы |
40 800 (2012) |
Татарча чыгарылышның тиражы 40 мең данәдән артык. Бу республика татар басмалары арасында – иң зур тираж. Русиядә икътисади кризис сәбәпле Мәскәүдә «Татарские новости» гәзите чыгудан туктагач, «Атна» иң тиражлы татарча басма булып калды. «Атна»га өстәп урысча «Неделя» һәм башкортча «Азна» чыгарылалар. Тиражлары 29 200 һәм 17 000.