Арчан (лат. Callúna vulgáris Ве́реск обыкнове́нный) — үсемлек, арчанлылар гаиләлегенең Calluna ыругының бердәнбер төре.

Арчан
Халыкара фәнни исем Calluna vulgaris Hull
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон вереск[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Ботанический словарь, 1878[d], Флора СССР[d], Британская флора, или Линнеевское расположение британских растений[d], Североамериканская флора[d], Введение в естественную систему царства растений[d], Flora Rossica[d], Flora Orientalis[d], Кормовые растения сенокосов и пастбищ СССР[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 6[d]

 Арчан Викиҗыентыкта

Сыйфатлама

үзгәртү

Арчан куакларына биек кыя һәм тау башларында юлыгып була. Миллион еллар эчендә арчан тышкы табигый шартларга җайлаша алган, ул кышкы зәмһәрир суыкка да, җәйге челләгә дә түзә. Гранит кыяларны яратса да, арчан тау түбәсендә дә, киселгән урманнарда, шәрә ташта да үсә ала. Кайчандыр өчәр метрлы булган арчан бүген 30 сантиметрлы гына булса да, матур-матур куаклыклар булып үсә. Арчан Русиянең урта полосасын да үз итә. Әмма бик акрын үрчи, шуңа күрә Җир йөзендә ул кимегәннән-кими бара. Яфрагы каты, өчкырлы дияргә була, вак ылысны хәтерләтә, әмма бик үк кадаучан түгел. Июль-августта алсу-шәмәхә, сирәк очракта ак чәчәк ата.

 
О. В. Томе «Flora von Deutschland, Österreich und der Schweiz», 1885 китабыннан ботаник иллюстрация

Файдасы һәм кулланылуы

үзгәртү

Яфрагының чәе һәм арчан балы – зур деликатес һәм бик сирәк тәти торган ризык.

Авылларда бүген дә әле арчанны абзарлар, мунча, агач өй салганда файдалану гадәте бар. Кипкән ботаклары стеналарда җылыны бик әйбәт тотучы материал булып исәпләнә, дымны яхшы сеңдерә, торакны кышкы суыктан һәм озакка сузылган яңгырлардан саклый.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү

ш