Арткы лентиконус

1. Нәселдәнлек төре. Күпчелек очракта арткы лентиконус — бер яклы очраклы чир һәм системалы аномалияләр белән бәйле түгел. Сирәк ике яклы очраклар гаиләдә була ала.

2. Билгеләре

• Ясмыкның арткы үзәк өлкәсендә пыяласыман җисемгә түгәрәк яки конуссыман чыгынты, ул урынлы юкару яки капсула булмавы белән бәйле (рәс. 3.22б).

• Ул арткы капсуланың томанлануы һәм гиалоидлы мембрананың калдыклары белән бергә була ала.

• Вакыт белән чыгынты күләмендә арта һәм ясмыкның кабыгы томанлана ала. Катаракта үсешенең барышы төрле була ала, ләкин күбесенчә сабыйлыкта яки иртә балачакта көчле томанланган ак ясмыкны күзәтәләр

Чыганаклар үзгәртү

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел