Аргонлазерлы трабекулопластика
Аргонлазерлы трабекулопластика (АЛТ) трабекуляр өлкәгә нокталы лазерлы коагулянтлар салудан гыйбарәт, бу сулы сыекча агып китүен арттырып, КЭБ-ны киметә.
АЛТ гадәттә ачык почмаклы глаукомада медикаментоз терапия белән бергә башкаралар. Бу процедура агып китүгә түбәндәге ысуллар өчен булыша дип санала: (а) трабекуляр челтәрнең механик тыгызлануы һәм яндаш кагылмаган трабекулаларның ачылуы һәм/яки (б) күзәнәкләр бүленешен көчәйтү һәм күзәнәк кисәкчәләреннән трабекуляр челтәрне чистарту өчен макрофаглар миграциясе.
Техника
үзгәртүа) лазерлы катнашудан соң шундук гипертензион синдром булмасын өчен апраклонидин 1% яки бримонидин 0,2% тамызалар;
б) урынлы тамчылы анестезия башкаралар;
в) АПК аскы сегментын карау өчен көзгесен 12 сәгатькә урнаштырып гониолинзаны кулланалар (гадәттә карауга иң ачык өлкә);
г) склераль типке һәм Швальбе сызыгы (еш тутлы була) өч-көзгеле линза белән гониоскопиядә трабекуляр өлкәне билгеләүдә күрсәткеч санала;
д) төгәл төбәүне саклап, лазерлы нурны трабекуланың тутлы һәм тутсыз өлкәсе арасына юнәлтәләр (рәс. 13.51a). Яктылык табының тонык чиге булу (рәс. 13.51б) датчикның трабекуляр өслеккә карата җитәрлек булмаган үрә төзәве турында аңлата;
е) 50 мкм зурлыкта 0,1 сек экспозициясендә һәм 700 мВт көч белән лазерлы коагулянтлар салалар;
ж) нокталы агару барлыкка килсә (рәс. 13.52a) яки йогынты вакытында һава куыгы чыкса, җавап кулай санала (рәс. 13.52б). Зур куык барлыкка килгәндә (рәс. 13.52в) йогынты артык була;
з) җитәрлек җавап булмаса, көчне 200 мВт арттыралар. Гиперпигментациядә 400 мВт җитәрлек, пигментланмаган АПК'да көч 1200 мВт кадәр (уртача 900 мВт) арттырыла ала;
и) күрү өлкәсендә көзгенең бер кырыеннан алып икенчесенә таба тигез аралык аша 25 коагулянт салалар.
к) гониолинзаны сәгать угы буенча 90° боралар һәм чираттагы 25 коагулянтны салалар, шулай итеп 180° түгәрәге буенча 50 коагулянт була. Күрше квадрантлар тиңдәш булсын өчен линзаны бору турында күзалларга кирәк. Яхшы күнекмә АЛТ'ны гониолинзаны туктаусыз борып, үзәк көзге аша һәр коагулянтны салып башкарырга мөмкинлек бирә. Кайбер белгечләр коагулянтларны башта 180° әйләнмәсе буенча, ә икенче яртысын дәвалауга җавап җитәрлек булмаса соңрак сала. Башкалар беренче тапкырдан барлык 100 коагулянтны сала;
л) процедурадан соң иопидин 1% яки бримонидин 0,2% тамызалар;
м) бер атна дәвамында 4 тапкыр көнгә флуорометолон кулланалар. Моңарчы булдырылган гипотензив тәртипне туктатмыйлар.
Күзәтү
үзгәртүНәтиҗәне 4-6 атнадан соң бәялиләр. КЭБ чынлап төшсә, гипотензив рәвешне киметәләр, әмма препаратларны тулысынча туктату сирәк очрый. АЛТ'ның төп максаты - максат КЭБ алу, ә тамызу рәвеше кимүе икенчел санала. КЭБ югары калса һәм лазерлы катнашу АПК'ның 180° гына башкарылса, дәвалауны калган 180° буенча дәвам итәргә кирәк. Гадәттә нәтиҗәсе булмаганда АПК әйләнәсе буенча кабатланган АЛТ сирәк уңышлы була, бу очракта фильтрацион хирургия турында сорау карала.
Өзлегүләр
үзгәртү1. Гониосинехияләр (рәс. 13.52г) коагулянтлар салу өлкәсе артка күчкән булса яки көч күәте артык югары булса барлыкка килә ала. Күбесенчә бу сулы сыекча агып китүен киметми.
2. Микрогеморрагияләр төсле катлау тамыры яки керфексыман җисем зарарланганда була. Күз алмасына гониолинза белән басканда мондый кан агу бик тиз туктый.
3. Реактив офтальмогипертензия алдан кисәтү буларак апроклонидин яки бримонидин тамызуын башкармыйча булырга мөмкин.
4. Уртача чагылган алгы увеит еш очрый, әмма ул үзеннән-үзе бетә һәм куркыныч түгел.
5. Киләчәктә фильтрацион катнашуның капма-каршы нәтиҗәсе. АЛТ үткәргәннән соң инкапсуляцияләнгән фильтрация мендәрләре үсеше куркынычлыгы 3 тапкыр күбрәк.
Нәтиҗәләр
үзгәртү1. Башлангыч стадиядәге БАПГ-да нәтиҗәлек 75-85% очракта тәшкил итә. Уртача КЭБ кимү — якынча 30% һәм башта КЭБ югары булса, нәтиҗә күбрәк чагыла. 50% очракта нәтиҗә 5 елга кадәр саклана һәм якынча 33% — 10 елга кадәр. АЛТ йогынтысы булмау беренче ел дәвамында аңлашыла. Бу чорда КЭБ нормальләшсә, 5 елдан соң КЭБ нормальләшү ихтималлыгы 65%, ә 10 елдан соң якынча 40% тәшкил итә. АЛТ БАПГ дәвалавында беренче адым буларак башкарылса, 50% очракта 2 ел дәвамында өстәмә гипотензив дәвалау таләп ителә. Беренче уңышлыдан соң чираттагы АЛТ нәтиҗәсе кимрәк. (30% очрагында 1 елдан соң һәм 15% очракта 2 елдан соң). АЛТ нәтиҗәсе 50 яшькә кадәр шәхесләрдә начаррак, европеоид һәм негроид расада аерылмый, әмма соңгыларның ул чыдамсызрак.
2. Нормаль басымлы глаукомада 50-70% очракта яхшы нәтиҗә була ала, әмма БАПГ белән чагыштырганда абсолют КЭБ-ның кимүе шактыйга әзрәк.
3. Тутлы глаукомада АЛТ шулай ук нәтиҗәле, әмма аның нәтиҗәсе өлкән яшьтәгеләрдә начаррак.
4. Псевдоэксфолиатив глаукомада катнашудан соң югары нәтиҗәлек шундук мөмкин, әмма соңрак БАПГ белән чагыштырганда тизрәк нәтиҗә кимү белән алга таба КЭБ арту билгеләнгән.
NB Балаларда АЛТ күпчелек икенчел глаукомада нәтиҗәсез.
Чыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.