Апуш (псевдоним, чын исем-фамилиясе Габдулла Гатауллин, 1894 ел, РИ, Пермь — билгесез) — XX гасыр башында шигърияткә килгән татар шагыйре, Ватандашлар сугышында фронт газеталары хезмәткәре, сугыштан соң Уралда җаваплы фирка-совет эшендә.

Габдулла Гатауллин
Туган 1894(1894)
РИ, Пермь
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
/ ССРБ
Һөнәре шагыйрь, фирка-совет эшчесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1894 елда Пермь шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Туган шәһәрендә мәдрәсәдә, аннары һөнәр мәктәбендә белем ала. 1913 елдан Уфада һөнәр мәктәбендә укыта. Беренче бөтендөнья сугышына солдат итеп алына.

Инкыйлабтан соң Пермьдә чыккан гәҗитләрдә наборщик булып эшли. 1919 елда РКП(б) сафларына керә. Ватандашлар сугышы елларында Эшче-Крестьяннар Кызыл Армиясенең Көнчыгыш фронты сәяси идарәсе тарафыннан 1919 елдан татарча чыгарылган гәҗитләрдә (мәсәлән, «Коммунист» гәҗитендә) хезмәткәр булып катнаша. Фронт гәҗитләрендә һәм «Кызыл Урал» гәҗитендә «Апуш» псевдонимы астында инкыйлаби пафос белән язылган шигырьләрен (мәсәлән, «Эшче, Уралга!», 1919) бастыра. «Инкыйлаб чаткылары» дип исемләнгән аерым шигырьләр җыентыгы чыгара.

Ватандашлар сугышы тәмамлангач, Уралда җаваплы фирка-совет эшендә.

«Эшче, Уралга!» үзгәртү

Әйдә алга! Бай Уралга!
Уралга – алга таба!
Анда байлык, бар хәзинә, -
Данлыклы тауга таба !

Әйдә алга! Ал да мылтык,
Туп-туры алга таба!
Хуҗа бул син бай Уралга!
Уралга – алга таба!

Сал күзеңне зур Уралга:
Анда вәхшәт, анда төн,
Анда җәбер, анда золым,
Ярлыга юк анда көн.

Син рәхимле, син шәфкатьле,
Суз кулны анда таба!
Анда эшче нык богауда,
Ярдәмгә –алга таба!

Мен Уралга! Ку барын да...
Синдә бар көч, бар корал.
Юк урын анда залимга!
Ул безнең саф, пакъ Урал!

Мен Уралга! Арчылсын тиз,
Түкмәсен яшь киң Урал,
Эл байрагын эшчеләрнең,
Ярлыга – ул, бай Урал!

Ялтырат сөнге, кылычны,
Уралга атлау белән,
Мактан син эшче Уралда
Кызарган байрак белән.

Әйдә алга!
Кор мылтык шунда таба!
Тот та байрак, алга омтыл –
Данлыклы тауга таба! (1919)


Әдәбият үзгәртү

  1. Татар поэзиясе антологиясе. Казан: Таткнигоиздат, 1956 ел, 420-422нче бит.