Апанаевлар йорты (Казан)

Апанаевлар йорты — Казанның Сәхтиян урамында урнашкан, 18 гасыр ахырында - 19 гасыр башында төзелгән йорт. Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты[1]. Әлеге вакытта бу йортта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы урнаша.

Апанаевлар йорты
Карта
Төр бина[d]
Урын Сәхтиян урамы
Шәһәр Казан
Ил  Россия
Координатлар 55°46'35.335"тн, 49°7'10.564"кнч

Тарихы үзгәртү

Йорт XVIII-XIX гасырлар чигендә беренче гильдия сәүдәгәре, күн җитештерү хуҗасы Муса Исмәгыйль улы Апанаев тарафыннан төзелгән. Соңрак бина Апанаевлар гаиләсенеке: ул 1872 елда йортны үзгәртеп корган беренче хуҗасы улы Абдулкәрим , оныклары Мөхәммәт-Вәли һәм Мөхәммәт-Закирныкы була. Соңгысының 1889 елда улы, музыкант һәм тәрҗемәче булган Мөхәммәтвәли Апанаев туа. Совет чорында йортка өченче кат төзелгән. 2012-2013 елларда реставрация эшләре вакытында, өстәлгән кат сүтелә һәм һорт башлангыч хәлгә кайтарыла[1].

Архитектурасы үзгәртү

Антресольле ике катлы кирпеч бина, вальм түбәсе белән капланган, урамның Кызыл линиясе буенча тора. Икенче каттагы тәрәзә урыннары зур тәрәзә яңакларына ия булган нурлы сандрикларга күчә. Беренче катның тәрәзәләре дә зур булмаган нурлы сандрикларга ия. Икенче каттагы ике тәрәзә кушып эшләнелгән, уртак архивольтлар һәм арка белән төгәлләнә, алар астында беренче катта керү урыны бар. Йорт Каюм Насыйри урамы перспективасын йомгаклый. Апанаевлар утары комплексыннан шулай ук йорт белән бер үк вакытта төзелгән бер катлы флигел (3 йорт) һәм ике катлы почмак флигеле (1/40 йорт) — 1912 елда төзелгән Гарун-Әл-Рәшид Апанаев йорты сакланып калган.[1][2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Дом Апанаевых, XVIII в. // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 649. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.
  2. Дом Апанаевых, XVIII в.. әлеге чыганактан 2020-06-25 архивланды. 2020-06-24 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү