Апаковның керемле йорты
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Апаковның керемле йорты - Казандагы тарихи бина, Иске Татар бистәсендә, Мәскәү һәм Париж Коммуна урамнары почмагында урнашкан, 72/10 йорт. XIX гасырда төзелгән. Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты[2].
Апаковның керемле йорты | |
Нигезләнү датасы | 1833 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә | список объектов культурного наследия: Казань (часть 2)[d] |
Мирас статусы | Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1] |
Ирешү | Московская улица, 72 / улица Парижской Коммуны, 10 |
Апаковның керемле йорты Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртүБина башта беренче гильдия сәүдәгәре И. И. Апаков кибетләрен урнаштыру өчен архитектор П. Г. Пятницкий проекты буенча 1833 елда төзелгән. 1859 елда йорт янгыннан соң П.Т. Жуковский проекты буенча яңадан торгызылган. Апаков үлеменнән соң, 1880 еллар башында, йорт аның кызы Биби-Мәрьям Шамилга һәм икенче гильдия сәүдәгәре Мухаметзян Галеевка бирелгән[2].
Архитектура
үзгәртүБина турыдан-туры почмаклы участокны тыгыз тутырган корылмалар комплексыннан гыйбарәт. Искерәк өлеше, Мәскәү урамы буйлап һәм бина почмагында, классик стильдә төзелгән. 1859 елга караган яңа өлеше Сенная урамы (хәзерге Париж Коммунасы) буенда төзелгән, ул классицизм элементлары булган эклектика стиленә карый. Ике бина да урам фасады буйлап ике катлы, яңа өлеше бераз күтәрелгән. Иске күләм план буенча турыпочмаклы, периметр тирәсендә төзелгән ишегалдына керү өчен арка белән бүленә. Беренче каттагы тәрәзә тишекләре сакланмаган, анда соңгы витрина тәрәзәләре бар. Башта, беренче катта тимер чатырлы түбә булган, ул сәүдә галереясын формалаштырган (сакланмаган). Югары кат үзенең тарихи күренешен саклый. Аның тәрәзә тишекләре турыпочмаклы, тар формалы яңаклар һәм туры сандрик киштәләр белән, алар астынннан киң билбау уза. Яңа өлештә тәрәзә тишекләре очраклы урнашкан. Югары катның тәрәзәләре зур, квадрат диярлек, рам яңакларына ия. Ике өлештә дә катлар төрле биеклектә кәрнизлар белән аерыла[2][3].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Постановление Кабинета министров Республики Татарстан № 38 от 22.01.2000
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Доходный дом И. И. Апакова — Б-М. И. Шамиль и М. М. Галеева, архитектор П. Г. Пятницкий, 1833 г., архитектор П. Т. Жуковский, 1859 г. // / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 591. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.
- ↑ Доходный дом И. И. Апакова — Б-М. И. Шамиля и М. М. Галеева, 1833 г., 1859 г., арх. П. Г. Пятницкий, П. Т. Жуковский. әлеге чыганактан 2020-06-29 архивланды. 2020-06-29 тикшерелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Доходный дом И. И. Апакова — Б-М. И. Шамиля и М. М. Галеева, 1833 г., 1859 г., арх. П. Г. Пятницкий, П. Т. Жуковский. әлеге чыганактан 2020-06-29 архивланды. 2020-06-29 тикшерелгән.