Анна Збруева (Анна Василий кызы Збруева, 7 июль 1894(1894-07-07), Мәскәү, Россия империясе6 сентябрь 1965(1965-09-06) (71 яшь), Мәскәү, СССР) — археолог, тарих фәннәре докторы (1952). Татарстан һәм Башкортстан территориясендәге археология һәйкәлләрен өйрәнүдә һәм археологик казу эшләрендә катнашкан. Ананьино мәдәнияте, Идел-Урал төбәгендә бронза һәм иртә тимер гасырларының тарихы турында фәнни хезмәтләр авторы.

Анна Збруева
Туган 7 июль 1894(1894-07-07)
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 6 сентябрь 1965(1965-09-06) (71 яшь)
Мәскәү, СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче РФА археология институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]