Ангиография
Сурәт
Анатомик урнашуы кан тамырлары
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/angiogram[1]
ICD-9-CM 88.68 һәм 88.40
NCI Thesaurus идентификаторы C20080
 Ангиография Викиҗыентыкта

Магнит-резонанслы ангиография үзгәртү

Магнит-резонанслы ангиография (МРА) — кысылу, томалану, диссекция, артериовеноз үзгәрешләрне һәм аневризмаларны ачыклау өчен кулланылган, умырткалык-базиляр, экстра- һәм интракраниаль каротид системасының гемоциркуляциясен инвазив булмаган чагылдыру ысулы (рәс. 2.35а). Бу ысулда МРТ-ның хәрәкәткә сизгерлеген кулланалар: тамырларда кан агымын чагылдыру өчен контрастлау кирәк түгел. Чагылдыру кан агымына бәйле булганлыктан тромбозланган аневризманы үткәреп була, ә турбулентлы кан агымы нәтиҗәләрне аңлатканда кыенлыкларга китерә ала. Моннан тыш, МРТ кечкенә аневризмаларны ачыклаганда ышанычсыз.

Магнитлы-резонанслы венография үзгәртү

Венозлы синус тромбозын ачыклаганда магнитлы-резонанслы венография (МРВ) күрсәтелә. Гадәттәге МРТ белән бергә аны шулай ук ямансыз интракраниаль гипертониядә кулланырга була, чөнки МРТ өзлексез тромбозланган веналар булуын ачыкларга мөмкинлек бирә. МРТ-дагы кебек бу тикшерү контрастлау таләп итми һәм ул тамырларда кан агымын ачыклауга нигезләнгән, тик җайланма шартлары синусларда түбән агым тизлеген ачыклауга көйләнгән булса да.

Компьютерлы-томографияле ангиография үзгәртү

Компьютерлы-томографияле ангиография (КTA) баш эчендәге аневризмаларны өйрәнгәндә сайлау ысулы буларак кулланыла. (рәс. 2.35б). Венага контрастны керткәннән соң ысул бик кечкенә адым белән баш мие кисемнәре рәтен алырга мөмкинлек бирә. Алынган томограммалардан компьютерда тамырларның өч үлчәмле рәсемен ясап, аларны төрле яктан тикшереп була. Тикшерү куркынычсыз һәм аз вакыт ала; бу очракта катетер белән гадәти ангиография белән чагыштырганда инсульт куркынычы 1% тан кимрәк.

Компьютерлы-томографияле венография үзгәртү

Компьютерлы-томографияле венография (КТВ) МРТ үткәрүгә каршылыклар булса яки тромб булганда көчсез кан агымын билгеләгәндә кыенлыклар килеп чыкса күрсәтелә. Техникасы КТА кебек, тик рәсемнәрне веноз фазада контрастлы көчәйтүдә алалар (рәс. 2.35в). Ләкин паренхиманың катнаш үзгәрүләрен ачыклаганда ысул МРТ кебек үк сизгерлеккә ия түгел, бу шуңа гадәттә шикле очракларда аның куллануын чикли.

Катетер аша контраст кертү белән ангиография үзгәртү

Артерия эченә катетер кертү белән ангиографияне гадәттә урынлы анестезия астында үткәрәләр. Рентгеноскопия җитәкчелеге астында катетерны муен дәрәҗәсенә кадәр эчке йокы яки умырткалык артериясенә үткәрәләр. Контраст керткәннән соң рәсемнәр рәте тиз яздырылып бара. Компьютер белән эшкәртелгән рәсемнәр контрастлы матдә белән тутырылган, күренешсез (сөяк тукымасы һ.б.) тамырлар рәсемнәреннән гыйбарәт. (рәс. 2.35г). Соңгы вакытка кадәр бу тикшеренү баш эчендәге аневризмаларны ачыклауда өстенлекле иде. Бу тәҗрибә КТА чагыштырмача күптән түгел барлыкка килгән кайбер үзәкләрдә һәм КTA нәтиҗәләре шикле яки тискәре булган очракта үзгәрмәде. Башка күрсәтмәләргә операция алдыннан тамырларның эмболизациясе кабул ителгәндә тамырлар үзгәрешләрен һәм шешнең тамырлануын ачыклау керә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.