Анатолий Дударев

Анатолий Дударев (24 ноябрь 1936) — совет галим-медигы һәм педагогы, рентгенолог, медицина фәннәре докторы (1979), профессор (1986), медицина хезмәте полковнигы (1978). Үзәк рентгенорадиология фәнни-тикшеренү институты директоры (1988-1993). ССРБ Министрлар Советы премиясе лауреаты (1989).

Анатолий Дударев
Туган 24 ноябрь 1936(1936-11-24) (87 яшь)

Биографиясе үзгәртү

1936 елның 24 ноябрендә Липецк өлкәсенең Елец шәһәрендә туган.

1955-1960 елларда С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясендә белем ала, аны отличие белән тәмамлый.

1960-1965 елларда Совет Армиясенең хәрби-медицина учреждениеләрендә хәрби лазаретлар һәм госпитальләрнең рентген бүлеге начальнигы булып хезмәт итә.

1965нче елдан 1967 елга кадәр С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясендә табипларның белемен камилләштерү факультетында укый.

1967-1970 елларда ССРБ Оборона министрлыгының 5-нче фәнни-тикшеренү сынау полигонының хәрби госпиталендә (Байконур космодромы) нур терапиясе һәм радиоизотоплы диагностика бүлеге начальнигы сыйфатында хезмәт итә[1][2][3].

1970 елдан алып С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясендә педагогик хезмәттә: укытучы, 1975-1988 елларда — рентгенология һәм радиология кафедрасы начальнигы урынбасары, бер үк вакытта 1986 елдан бу кафедраның профессоры булып тора. 1988 елдан 1993 елга кадәр — Үзәк рентгенорадиология фәнни-тикшеренү институты директоры, бер үк вакытта Дәүләт врачларның белемен камилләштерү институтының нур диагностикасы кафедрасы мөдире булып тора.

1994-1997 елларда — С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясенең Үзәк консультатив-диагностика поликлиникасында рентген бүлекчәсе җитәкчесе[2][1][3].

Гыйльми-педагогик эшчәнлеге үзгәртү

А. Л. Дударевның төп гыйльми-педагогик эшчәнлеге рентгенология һәм стоматология өлкәсендәге мәсьәләләр белән бәйле, импульслы рентген техникасын клиник сынауларда һәм турыдан туры күп белән рентгенография методикасын эшләүдә катнаша. А. Л. Дударев җитәкчелегендә циклотрон радио нуклидларын, шеш маркерларын һәм яңа нәтиҗәле радиофармацевтик препаратлар эзләү һәм клиник бәяләү тормышка ашырыла[1][2][3].

1969 елда А. Л. Дударев медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп «Диагностика расширенных вен пищевода у больных портальной гипертензией» темасы буенча диссертация яклый, 1979 елда — медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп «Лучевая терапия неопухолевых заболеваний и её применение в лечебных учреждениях Советской армии и ВМФ» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1986 елда аңа профессор гыйльми исеме бирелә. Л. А. Дударев йөз иллеләп гыйльми хезмәт, шул исәптән җиде монография авторы, егерме алтыдан артык фән докторы һәм кандидаты әзерләгән. 1989 елда «Импульслы рентген техникасын сынау һәм турыдан туры күп тапкыр зурайту белән рентгенография методикасы эшләнмәсе өчен» А. Л. Дударев ССРБ Министрлар Советы премиясенә лаек була[1][2][3].

Библиография үзгәртү

    • Лучевая терапия неопухолевых заболеваний. — Москва : Медицина, 1977. — 176 с.
    • Лучевая терапия неопухолевых заболеваний и ее применение в лечебных учреждениях СА и ВМФ. — Москва : [б. и.], 1979. — 46 с.
    • Радиоизотопная диагностика : Лекция / А. Л. Дударев. — Л. : ВМА, 1981. — 42 с.
    • Лучевая терапия злокачественных новообразований : Лекция для слушателей I фак. и акад. курсов / А. Л. Дударев. — Л. : Б. и., 1985. — 20 с.
    • Лучевая терапия / А. Л. Дударев. — Л. : Медицина : Ленингр. отд-ние, 1988. — 191 с. ISBN 5-225-00096-7
    • Методические рекомендации по лучевой терапии неопухолевых заболеваний / М-во здравоохранения СССР, Гл. упр. лечеб.-профилакт. помощи, Центр. н.-и. рентгено-радиол. ин-т; [Сост. А. Л. Дударев, А. Н. Кишковский]. — Л. : Б. и., 1989. — 123 с
    • Применение рентгенографии с прямым многократным увеличением изображения в учреждениях здравоохранения : Метод. рекомендации / Центр. н.-и. рентгено-радиол. ин-т; [Разраб. А. Л. Дударевым, А. Ю. Васильевым]. — Л. : Б. и., 1990.
    • Стандартизация методов лучевой терапии : Тез. всесоюз. науч. конф., Ленинград, нояб. 1991 г. / [Редкол.: Дударев А. Л. (отв. ред.) и др.]. — Л. : Б. и., 1991. — 109 с.
    • Рентгеноэндоваскулярная хирургия в онкологии : Тез. докл. всесоюз. науч. конф., г. Ленинград, окт. 1991 г. / [Редкол.: Дударев А. Л. (отв. ред.) и др.]. — Л. : Б. и., 1991. — 75 с.
    • Лучевая диагностика в амбулаторной стоматологии / М. А. Чибисова, А. Л. Дударев, А. А. Кураскуа; Ин-т стоматологии. — СПб. : С.-Петерб. ин-т стоматологии, 2002. — 368 с. ISBN 5-94517-005-4
  • Лицензирование стоматологических клиник и кабинетов на деятельность в области использования ионизирующего излучения : учебно-методическое пособие / М. А. Чибисова, А. Л. Дударев, Г. А. Горский. — Санкт-Петербург : МЕДИ изд-во, 2007. — 40 с. ISBN 978-5-91170-016-4[4]

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • ССРБ Министрлар Советы премиясе (1989 — «Импульслы рентген техникасын сынау һәм турыдан туры күп тапкыр зурайту белән рентгенография методикасы эшләнмәсе өчен»)[2]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 К юбилею доктора медицинских наук, профессора Анатолия Лукича Дударева 2021 елның 30 ноябрь көнендә архивланган. / Лучевая диагностика и терапия // Санкт-Петербург, № 4 (7) 2016. — С.108 Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «нр» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Профессора Военно-медицинской (медико-хирургической) академии (1798—1998) / Редкол.: Ю. Л. Шевченко (гл. ред.) и др. — Санкт-Петербург : Наука : С.-Петерб. изд. фирма, 1998 г. — 313 с. — ISBN 5-02-026061-4
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Дударев Анатолий Лукич // Вести рентгенологии и радиологии. 1992. № 4. С. 60—61
  4. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.

Әдәбият үзгәртү

  • Профессора Военно-медицинской (медико-хирургической) академии (1798-1998) / Редкол.: Ю. Л. Шевченко (гл. ред.) и др. — Санкт-Петербург : Наука : С.-Петер. изд. фирма, 1998 г. — 313 с. — ISBN 5-02-026061-4
  • Российская еврейская энциклопедия / Гл. ред. Г. Г. Баранов. — М. : Рос.-израил. энцикл. центр «ДАСТАН», Биографии: С — Я. — 1997. — 528 с. — ISBN 965-293-05-12
  • Памятные даты военной медицины: справочник-указатель / Военно-медицинский музей М-ва обороны ССРБ. — Санкт-Петербург : Военно-медицинская акад. им. С. М. Кирова, 1991 г. — С.Җитмеш җиде