Анатолий Благонравов

Анатолий Аркадьевич Благонравов (20 май (1 июнь) 18944 февраль 1975) — механика өлкәсендә совет галиме.

Анатолий Благонравов
Туган 20 май (1 июнь) 1894
Аньково[d], Ильинский район[d], СССР
Үлгән 4 февраль 1975(1975-02-04)[1][2] (80 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург политехник университеты, Владимирская лингвистическая гимназия имени А. Г. Столетова[d], Михаил артиллерия укуханәсе[d] һәм Михаил хәрби артиллерия академиясе[d]
Һөнәре физик, галим
Эш бирүче Бөек Питер ис. СБРГ хәрби академиясе[d] һәм РФА машинабелем институты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронты[d], Русия ватандашлар сугышы һәм Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә Бригинженер[d] һәм дивинженер[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d] һәм академик АН СССР[d]

СССР ФА академигы (1943), артиллерия генерал-лейтенанты, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1964, 1974), РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1940).

Биографиясе үзгәртү

Аркадий Благонравов Владимир губернасының Аньково авылында туган. Владимир гимназиясендә укый. 1916 елда Петроград политехника институтының 4 курсын, шул ук елны Михайлов артиллерия училищесының тизләтелгән курсын, 1924 елда комсоставның югары артиллерия мәктәбен һәм 1929 елда хәрби — техник академияне тәмамлый.

1916 елдан хәрби хезмәттә, 1918 елдан-Кызыл Армиядә. Россиядә Беренче бөтендөнья сугышы һәм гражданнар сугышында катнаша. Сугыштан соң артиллерия частьларында хезмәт итә. 1929 елдан-хәрби — техник академиядә, 1932 елдан Ф.Э. Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясендә укытучы булып эшли (укытучы, ату кораллары факультеты башлыгы, академия башлыгы вазыйфаларын башкаручы, академия башлыгының фәнни эшләр буенча урынбасары).

1946 елда-СССР Югары белем бирү министры урынбасары. 1946—1950 елларда — президент, 1950—1953 елларда-артиллерия фәннәре академиясе вице-президенты. 1953 елдан отставкада.

1953 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең машина белеме институты директоры. 1957-1963 елларда ССРБ Фәннәр академиясенең техник фәннәр бүлеге академигы-секретаре. 1940 еллар азагы-1950 еллар башында ракета ярдәмендә атмосфераның өске катламнарын тикшерү буенча фәнни-оештыру эше алып бара; 1963 елдан ССРБ ФА Космик киңлекне тикшерү һәм куллану комиссиясе рәисе. 1959 елда Халыкара фәнни берлекләр Советы каршындагы космик тикшеренүләр Комитеты вице-президенты. Халыкара Астронавтика Академиясенең хакыйкый әгъзасы.


1956 елда теоретик һәм гамәли механика буенча СССР Милли комитетының беренче составына керә. (1956)

К.Э. Циолковский истәлегенә фәнни укуларны оештыручы булып тора, ул С. П. Королев вафат булган елда башланган. А. А. Благонравов укулары белән озак вакытлар җитәкчелек итә, ул ел саен уза.

Мәскәүдә Новодевичье зиратына җирләнгән.

Бүләкләре һәм исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Файл:Могила дважды Героя Социалистического Труда Анатолия Благонравова.JPG
Благонравов кабере Мәскәүдә Новодевичий зиратында
  • А. А. Благонравов исемендәге РФА машина белеме институты; Владимирда Благонравов урамы бар. "Академик Благонравов" 15941 проекты судносы (балкер, углеродовоз, су бирү 66 000 т)

Әсәрләре үзгәртү

  • Боеприпасы стрелкового вооружения. Патроны, ручные и ружейные гранаты. Их устройство. Л., 1932 (В соавт. с М. В. Гуревичем.)
  • Дульные тормоза. Л., 1933
  • Действие выстрела на оружейные стволы. Л., 1933
  • Атлас конструкций автоматического оружия. Л., 1933 (В соавт. с А. Гнатенко, М. В. Гуревичем, А. Сидоренко.)
  • Основания проектирования автоматического оружия. М.: Воениздат, 1940
  • Материальная часть автоматического стрелкового оружия. Часть 1. М.:Государственное военное издательство НКО СССР, 1940 (редактор)
  • Материальная часть автоматического стрелкового оружия. Часть 2. М.:Государственное военное издательство НКО СССР, 1940 (редактор)
  • Материальная часть стрелкового оружия. Книга 1(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка. М.:Оборонгиз НКАП, 1945 (редактор)
  • Материальная часть стрелкового оружия. Книга 2(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка. М.:Оборонгиз НКАП, 1946 (редактор)

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Фролов К. В., Пархоменко А. А., Усков М. К. Анатолий Аркадьевич Благонравов. М., 1982 («Научно-биографическая серия»)
  • Павлов. И.Н. Они прославили Железную дивизию. Краткий биографический справочник (1918-1998). М., 1998, с.32
  • «Военный энциклопедический словарь ракетных войск стратегического назначения» / Министерство обороны России.; Гл.ред.: И. Д. Сергеев, В. Н. Яковлев, Н. Е. Соловцов. — Москва: Большая Российская энциклопедия, 1999. — 632 с. — 8500 экз. — ISBN 5-85270-315-X.. — С.52—53.

Сылтамалар үзгәртү