Анастасия Прокопьева

Прокопьева Анастасия Степановна — мәгариф хезмәте алдынгысы, хезмәт ветераны.

Кыскача биографиясе үзгәртү

1949 елның 15 февралендә Сала-Көшкәт авылында туган. Урта Көшкәт сигезьеллык, Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Урта белем алу белән Урта Көшкәт мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлын башлый. 1973 елда читтән торып Удмурт дәүләт университетының химия- биология факультетын тәмамлый. 1968 елдан—Урта Көшкәт урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы.

Мәгариф өлкәсендәге хезмәте үзгәртү

Талантлы һәм инде тәҗрибә туплаган укытучы 1975 елда мәктәпнең класстан тыш эшләрен оештыручы итеп билгеләнә. Монда ул үзен балаларның гына түгел, бөтен педагогик коллективның оста җитәкчесе итеп күрсәтә һәм 1979 елда аңа директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифалары тапшырыла.

1983 елда А.С.Прокопьева гаилә хәле сәбәпле Удмурт Республикасына китә. 1992 елга кадәр Завьялово районының Подшивалово урта мәктәбендә башта укытучы, соңгы чорда мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли.

1992 елда кабат туган  ягына кайта, Урта Көшкәт мәктәбендә үз фәннәрен укытуны дәвам итә. Аның укучылары тирән белемнәре, практик күнекмәләре, аналитик фикерли белүләре белән аерылып торалар. Шуның өчен дә алар эзлекле рәвештә район олимпиадаларында призлы урыннарны яулыйлар, республика һәм Россия күләмендәге олимпиадаларда матур нәтиҗәләр күрсәтәләр. Моңа А.С.Прокопьева укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен, аларның психологиясен тирән белүе һәм укыту-тәрбия процессында шуларга таянуы белән ирешә.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

1994 елдан—укытучы-методист.

1999 елда Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006

Балтач энциклопедиясе, II том, 2010