Амару (шагыйрь)

Амару – VIII гасыр Һиндстан язучысы һәм шагыйре, шигырьләрне Санскрит телендә язган, шигъри миниатюра нигезләүчеләренең берсе. Күпчелек галимнәр Амаруның Ватаны дип Кашмирны саныйлар. Шуның белән беррәттән “Амару” Шанкара фәлсәфәчесенең тәхәллүсләренең берсе дигән гипотеза бар.[1]. Амаруның барлык шигырьләре «Амаруның йөз юлы» («Амару шатака») җыентыгына кергән, анда сөйгәненә багышланган әдәби миниатюралар. Аларда Амару эмоциональ һәм җанлы рәвештә гашыйкларның кәефләренең чиксез үзгәрүләрен тасвирлый. Бу шагыйрьнең лирикасы стиль һәм телнең нәфислеге белән аерылып тора. Әдәби энциклопедия буенча, «Амаруның лирикасында форма нәфислеге һәм психологик рәсем нечкәлеге купшы сарай яны көнкүреше өчен хасиятле». Кайбер тәнкыйтьчеләр бу әсәрне дини-фәлсәфи башкача әйтү дип карый. Амаруның иҗады Һиндстан әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган. Аның шигырьләренең күпчелеге Европа телләренә тәрҗемә ителгән булган. Россиядә Амару иншаларының тулы җыентыгы О. Н. Бётлингкның «Indianische Sprüche»сында нәшер ителгән булган. (Санкт-Петербург, 1863, 2-енче басма, 1870)

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Dasgupta S. N. and De S. K., A history of Sanskrit literature, v. 1, Calcutta, 1947.

Әдәбият

үзгәртү
  • Lienhard, Siegfried (1984), A history of classical poetry: Sanskrit, Pali, Prakrit, History of Indian literature, v. 3, Wiesbaden: Otto Harrassowitz, ISBN 3-447-02425-9

Сылтамалар

үзгәртү