Алёша (һәйкәл, Пловдив)

"Алёша" (болгарча Альоша) - Болгариянең Пловдив шәһәрендә, Бунарҗик (Азат итүчеләр калкулыгы) үрендә урнашкан Икенче Бөтендөнья сугышында Болгарияне азат иткән совет гаскәриенә һәйкәл.

Һәйкәл
Алёша
Шәһәр Пловдив
Сынчы Васил Радославов, Любомир Далчев, Тодор Босилков, Александр Ковачев
Төзелеш 19541957 еллар
Биеклек 10,5 метр
Материал таргылташ

Һәйкәлгә "Белеет ли в поле пороша.." дигән мәшһүр җыр багышланган[1], нәкъ бу җыр аның данын тараткан.

Һәйкәлнең биеклеге 11,5 м, сын күренеше: совет солдаты көнчыгышка карый, кулында ППШ уксибәре җиргә юнәлгән. Сын 6 метр биеклегендәге постаментында тора, барельефта "Совет гаскәре дошманны юк итә" һәм "Халык совет гаскәрен каршы ала" дигән язмалар урнашкан.

архитекторлар: Марангозов һ.б., сынчылар: Васил Радославов, Любомир Далчев, Тодор Босилков, Александр Ковачев.

Тарих үзгәртү

1948 елдан Пловдив кешеләре совет солдатына һәйкәлне төзү тәкъдиме белән чыгалар, ниятен Болгария хакимияте яклый. 1957 елда һәйкәл ачылган.

Һәйкәлнең үрнәге - 3 нче Украин фронты сугышчысы Алексей Скурлатов булган.

1966 елда шагыйрь К. Ваншенкин һәм көйязар Э. Колмановский һәйкәлгә багышланган җыр иҗат иткәннәр. Бу җыр 1989 елга кадәр Пловдив шәһәренең рәсми гимны була.

Сүтү тырышулары үзгәртү

1989 елда Пловдив җамгыять шурасы һәйкәлне җимерергә тырышкан, ләкин шәһәр яшәүчеләре карарга каршы чыккан.

1993 һәйкәлне җимерү икенче омтылуы булган, Пловдив мэры (кмет) сүтү турында карар иткән, ләкин Болгария җәмәгать оешмалары һәйкәлне яклаганнар.

1996 елда Пловдив җамгыять шурасы яңадан сүтү турында карар итә, ләкин округ мәхкәмәсе карарны юкка чыгара.

Болгария Югары мәхкәмәсе һәйкәлне Икенче Бөтендөнья сугышы һәйкәле булып таный һәм җимерергә тыя, шулай итеп нокта куя.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.youtube.com/watch?v=qFDAIFD5PPI Маргрита Николова и Георгий Кордов "Алёша" Песня года - 1971