Альберт Галләмов

Альберт Бари улы Галләмов (1940 елның 4 апрелендә, Мөслим, Татар АССР)— медицина фәннәре докторы, профессор, хәрби һәм радиацион гигиена курслары белән гомуми гигиена һәм экология кафедрасы мөдире (1990 елдан башлап), шулай ук КДМИның беренче студентлар отряды командиры[1] (1965).

Сурәт
Җенес ир-ат
Туу датасы 4 апрель 1940(1940-04-04) (83 яшь)
Туу урыны Мөслим (Мөслим районы), Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Балалар Юлия Галләмова
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Академик дәрәҗә медицина фәннәре докторы[d]
Бүләкләр
заслуженный работник высшей школы Российской Федерации
 Альберт Галләмов Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1958-60 еллар Бөгелмә медицина училищесында белем ала.

1961-1963 елларда Совет Армиясе сафларында часть медпункты фельдшеры булып хезмәт итә.

1963-1969 — КДМИның санитар-гигиена факультетында укый.

Институтны тәмамлаганнан соң, 1969 елда Галләмов социаль гигиена һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасына аспирантурага керә. 1972 елда кандидатлык диссертациясен яклый (җитәкчесе-проф. М.Х. Вахитов), шуннан соң шул ук кафедрада укытучы булып кала һәм санитария-гигиена факультеты деканы урынбасары итеп билгеләнә. 1976 елда хезмәт гигиенасы кафедрасына күчерелә. 1986 елда доцент исеме ала. 1990 елда гомуми гигиена һәм экология кафедрасы мөдире итеп сайлана. 1994 елда КДМУның медик-профилактика факультеты деканы була. 1995 елда «Россия санэпидхезмәтенең мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

1998 елның 16 июнендә Альберт Бари улы «Гигиенические проблемы охраны здоровья детского населения в крупном городе и пути их решения» темасына (консультант Н. Х.Әмиров) докторлык диссертациясен яклый. 1998 елның декабрендә профессор исеме бирелә.

Кызы-дерматолог, м.ф.д. Галләмова Юлия Альберт кызы.

Публикацияләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Галлямову Альберту Бариевичу 75 лет!. www.lvkgmu.ru. 2020-06-06 тикшерелгән.