Алмания ДҖ гимны
“Хәрабәдән күтәрелгән...” җыры 1949-1989 елларда Икътисадый ярдәмләшү шурасының һәм Варшава хәрби килешүенең бер өлеше булган Алмания Демократик Җөмһүриятенең дәүләт гимны иде. Аны АДҖнең шул чордагы күренекле иҗат әһелләре — көйязар Һанс Айслер (Hanns Eisler) һәм шагыйрь Йоһаннес Роберт Бехер (Johannes Robert Becher) язган.
Алмания ДҖ гимны | |
алман. Auferstanden aus Ruinen | |
Нигезләнү датасы | 1949 |
---|---|
Атама | Auferstanden aus Ruinen |
Дәүләт | Демократик Алмания Җөмһүрияте |
Жанр | дәүләт гимны |
Чыгыш иле | Демократик Алмания Җөмһүрияте |
Әсәр яки аның атамасы теле | алман теле |
Көйязар | Ханс Эйслер[d] |
Текст авторы | Иоганнес Роберт Бехер[d] |
Беренче юл | Auferstanden aus Ruinen |
Соңгы юл | Über Deutschland scheint. |
Алмания ДҖ гимны Викиҗыентыкта |
Гимнның тарихы
үзгәртүБүгенге Алмания Федератив Җөмһүрияте гимны булган “Алманнар җыры” кебек үк, бу әсәрнең дә шактый бай һәм кызыклы тарихы бар.
Совет лагеренда калган Көнчыгыш Алмания үз бәйсезлеген игълан иткәч, Вилһелм Пик (Wilhelm Pieck), илнең беренче президенты булып сайланганның икенче көнендә үк Йоһаннес Роберт Бехерга хат юллаган һәм шагыйрьнең текст язуын үтенгән. Булачак гимн турында үз фикерләрен дә җиткергән ул. Әйтергә кирәк, сугышта катнашкан шагыйрь Советлар Берлеге гаскәрләренә әсирлеккә эләккән булган. Совет җитәкчелеге аны махсус әзерлек курсларына җибәргән, сугыш тәмамлангач үз файдасына эшләтү өчен. Бехер фашизм чорында АКШта яшәп, сугыштан соң туган иленә кайткан Һанс Айслерга мөрәгать иткән. Көйязар исә мәшһүр Людвиг ван Бетһовенның бер багателен (башлыча фортепиано өчен языла торган җиңел башкарылышлы пьсасын) нигез итеп алып, аны гимн музыкасы итеп эшкәрткән һәм тулыландырган. Яңа гимнны беренче мәртәбә 1949 елның 7 ноябрендә Берлиндагы Алман дәүләт опера театрында башкарганнар. Җыелган халык яңа музыкаль символны бик җылы кабул иткән. Гимнны өч тапкыр уйнатканнар. Бу хакта бер алман журналистының язмасында бәян ителә. [1]
Хәер, Айслер Бетһовенның беренче “иҗатташы” булмаган икән: моңа кадәр үк, Алмания ФҖ ватандашы, эстрада көйязары Петер Кройдер (Peter Kreuder), шул ук мотивлардан файдаланып, “Сау бул, Җонни!” (Goodbye Johnny) исемле шлагер язып өлгерткән булган.[2] Ләкин бу кадәресе Айслерга да, АДҖ хакимиятенә дә мәгълүм булмаган. Югыйсә, социализм лагеренең көнбатыш терәгендә, бәлки, бөтенләй башка гимн язып кабул итәрләр иде.
Хәлбуки, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән ике Алманияне берләштерү турындагы фикерне беренче булып Иосиф Сталин әйткән, дигән һәм әлегә кадәр беркем дә дәлилләмәгән фараз бар. Алдан күрүчән һәм зирәк “халыклар юлбашчысы” дөньякүләм мәмләкәтне ирексездән бүлгәләп тотуның зур фаҗигагә китерәчәген сизми калмагандыр. Лаврентий Бериянең ике Алманияне берләштерү турындагы фикерне ачыктан-ачык әйтүе һәм шуның белән империячел совет җитәкчелеген үзенә тагын да ныграк дошман итүе генә төгәл билгеле. Әлбәттә, Алмания ДҖ хакимияте дә, Мәскәү рөхсәтеннән узып, берләшүгә бара алмаган. Гәрчә бу хакта ике Алмания арасында сөйләшүләр булса да. Тарихчылар 1972 елда АФҖ канцлеры Вилли Брандт белән АДҖ хөкүмәте башлыгы Вилли Штоф арасындагы әңгәмәне искә төшерәләр. Көнбатыш лидеры үз коллегасына турыдан-туры: “Сез бит үз гимныгызда “Алмания, бердәм Ватан” дип җырлыйсыз, нигә соң шул ук вакытта моңа каршы киләсез?” — дип әйткән икән. [3] Чыннан да, “Хәрабәдән күтәрелгән...” гимнының беренче куплетында шундый юллар бар: “Deutschland, einig Vaterland”.
Шул сәбәпле, Көнчыгыш Алманиядә хакимият Эрих Һонеккер кулына күчкәч, АДҖ гимны... сүзсез булып киткән. Халык оркестр башкаруын авыз йомып кына тыңларга тиеш булган. Тора-бара гимн тексты бөтенләй онытыла язган. 1990 елда, Алмания берләшкәч, Көнчыгыш түрәләре, гимн текстын үзгәртеп, Һанс Айслерның иҗат җимешен саклап калу турында тәкъдим ясаганнар. Ләкин шагыйрь Бертольд Брехт язган һәм яңа музыкаль символга беркетелергә тиешле “Балалар гимны” шигыренең әлеге көйгә көчкә-көчкә генә сыешуы ачыкланган. Брехт үз әсәрен... Алманиянең элекке кайзер гимны көен күздә тотып язган икән. Аңлашыла ки, бу сәер инициатива хуплау тапмаган, берләшкән Алмания бүген дә үзенең өч гасырлык тарихы булган гимнына турылыклы.
Гимн тексты һәм тәрҗемәсе
үзгәртүAuferstanden aus Ruinen... | Хәрабәдән күтәрелгән... | Xärabädän kütärelgän... |
1. Auferstanden aus Ruinen
und der Zukunft zugewandt, laßt uns Dir zum Guten dienen, Deutschland, einig Vaterland. Alte Not gilt es zu zwingen, und wir zwingen sie vereint, denn es muß uns doch gelingen, daß die Sonne schön wie nie über Deutschland scheint, über Deutschland scheint. 2. Glück und Friede sei beschieden Deutschland, unserm Vaterland. Alle Welt sehnt sich nach Frieden, reicht den Völkern eure Hand. Wenn wir brüderlich uns einen, schlagen wir des Volkes Feind, laßt das Licht des Friedens scheinen, daß nie eine Mutter mehr ihren Sohn beweint, ihren Sohn beweint. 3. Laßt uns pflügen, laßt uns bauen, lernt und schafft wie nie zuvor, und der eig’nen Kraft vertrauend steigt ein frei Geschlecht empor. Deutsche Jugend, bestes Streben unsres Volks in dir vereint, wirst du Deutschlands neues Leben. Und die Sonne schön wie nie über Deutschland scheint, über Deutschland scheint. |
1. Хәрабәдән күтәрелеп,
киләчәккә юл тоткан, без Сиңа итик игелек, Алмания, бердәм Ватан. Бердәм булгач, барча киртә юкка чыга бүген дә, — һәм бу безнең кулдан килә: кояш мулдан нур сибә алман күгендә, алман күгендә. 2. Ураз-бәхет насыйп булсын алманнар Ватанына, дуслык кулларын ул сузсын дөнья халыкларына. Туганнарча бердәмлектә җиңеп халык дошманын, яшик хөрлек-иминлектә, — ана, улын югалтып, һич еламасын, һич еламасын. 3. Иҗат итеп, белем алып, йортлар салыйк, җир сөрик, үз көчебезгә таянып, азат буын үстерик. Алман яшьләре, гавамның омтылышлары — сездә, сез — киләчәге Ватанның. Кояш мулдан нур сибә алман күгендә, алман күгендә. |
1. Xärabädän kütärelep,
kiläçäkkä yul totqan, bez Siña itik igelek, Almaniä, berdäm Watan. Berdäm bulğaç, barça kirtä yuqqa çığa bügen dä. — häm bu bezneñ quldan kilä: qoyaş muldan nur sibä alman kügendä, alman kügendä. 2. Uraz-bäxet nasıyp bulsın almannar Watanına, duslıq qulların ul suzsın dönya xalıqlarına. Tuğannarça berdämlektä ciñep xalıq doşmanın, yäşik xörlek-iminlektä, — ana, ulın yuğaltıp, hiç yılamasın, hiç yılamasın. 3. İcat itep, belem alıp, yortlar salıyq, cir sörik, üz köçebezgä tayanıp, azat buın üsterik. Alman yäşläre, ğawamnıñ omtılışları — sezdä, sez — kiläçäge Watannıñ. Qoyaş muldan nur sibä alman kügendä, alman kügendä. |