Александр Чудаков

Чудаков Александр Евгеньевич (16 июнь 1921 ел25 гыйнвар 2001 ел) — совет һәм Россия физик-экспериментчысы. ССРБ Фәннәр академиясе академигы (1987), физика-математика фәннәре докторы.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 16 июнь 1921(1921-06-16)[1]
Туу урыны Мәскәү, РСФСР[d][1]
Үлем датасы 25 гыйнвар 2001(2001-01-25) (79 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Кабер сурәте
Һөнәр төре физик
Эшчәнлек өлкәсе физика элементарных частиц[d] һәм космические лучи[d]
Эш урыны РФА физика институты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Әлма-матер МДУның физика факультеты[d]
Гыйльми дәрәҗә академик АН СССР[d] һәм РФА академигы[d]
Академик дәрәҗә физика-математика фәннәре докторы[d]
Әгъзалык Рәсәй фәннәр әкәдимиясе һәм ССҖБ Фәннәр академиясе[d]
Бүләкләр
орден «За заслуги перед Отечеством» IV степени Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хөрмәт Билгесе ордены Мәскәүнең 850-еллыгы истәлегенә мидәл Ленин мөкәфәте В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан мидәл РФ дәүләт мөкәфәте

Биографиясе үзгәртү

Александр Евгеньевич Чудаков 1921 елның июнендә Мәскәүдә билгеле инженер, ССРБ-да автомобилләр төзелешенә нигез салган академик Е. А. Чудаков гаиләсендә туган. 1939 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физика факультетына укырга керә. Тиздән мәҗбүри гаскәри хезмәткә чакырыла. Демобилизацияләнгәннән соң 1944 елга кадәр Россия Фәннәр академиясенең П. Н. Лебедев исемендәге физика институтында (ФИАН) радиотехник булып эшли. 1944 елда физика факультетына әйләнеп кайта, 1948 елда аны отличие белән тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң 1971 елга кадәр ФИАН-да эшен дәвам итә. 1971 елдан алып Россия Фәннәр академиясенең үзәк тикшеренүләре институтында эшли. Физика-математика фәннәре докторы (1959). МДУ-ның физика факультеты профессоры. 1966 елның 1 июленнән ССРБ Фәннәр академиясенең үзәк физикасы бүлеге буенча әгъза-корреспонденты. 1987 елның 23 декабреннән ССРБ Фәннәр академиясенең үзәк физикасы бүлекчәсенең академигы (1991 елдан Россия Фәннәр академиясе академигы).

2001 елның 25 гыйнварында вафат була. Новодевичье зиратында җирләнгән (мәйдан № 1)[2].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Төп эшләре тәбигатне һәм галәм нурларының үзенчәлекләрен өйрәнү була. Галәм коены тудыручы өлешчәнең энергиясен үлчәү методикасын эшли, һәм аны югары энергиялы гамма-квантларның локаль чыганакларын эзләү өчен куллана алалар. С. Н. Вернов һәм башкалар белән бергә Җирнең тышкы радиация бүлкәләрен ача һәм тикшерә. Бу ачыш 1958 елның июлендә 23-нче сан астында ССРБ фәнни ачышлар Дәүләт реестрына кертелә[3].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Ленин премиясе (1960) — «Җирнең тышкы радиация бүлкәләре ачкан һәм тикшеренүләре өчен» .
  • Россия Федерациясе Дәүләт премиясе (1998)
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1981)
  • ике «Почёт Билгесе» ордены (1957, 1975)
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (1996)
  • медальләр

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү