Александр Привалов

Александр Привалов (31 май 1950(19500531), Мәскәү) — Россия журналисты һәм публицисты, телетапшырулар алып баручы. Икътисад фәннәре кандидаты, «Эксперт» журналының фәнни мөхәррире, генераль директоры.

Александр Привалов
Туган 31 май 1950(1950-05-31) (73 яшь)
Мәскәү, СССР
Әлма-матер МДУ механика-математика факультеты[d]
Һөнәре журналист
Эш бирүче Югары икътисад мәктәбе
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре нәмзәте[d]

Биографиясе үзгәртү

1971 елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый.

Совет заманында ССРБ Дәүләт планы каршындагы Гыйльми-тикшеренү институты хезмәткәре була. ССРБ Дәүләт планының Югары икътисади курсларында укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Фәнни-тикшеренү институтында идарә итү процессларын модельләштерү секторы мөдире вазыйфасында эшли.

1993-1995 елларда — «Коммерсантъ» нәшрият йорты чыгарган «Коммерсантъ-Weekly» аналыгының хосусилаштыру һәм милек мәсьәләләре бүлеге мөхәррире.

1995 елда «Коммерсантъ-Weekly» чыгарган коллективның шактый зур өлеше белән бергә «Коммерсантъ» нәшрият бинасын ташлап китә һәм «Эксперт» журналын оештыруда катнаша.

1998 елның февраленнән 2000 елның декабренә кадәр «Известия» гәзите баш мөхәрриренең беренче урынбасары була, Соңрак «Эксперт»ка кайта.

2002 елның июненнән — «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының Югары журналистика мәктәбе деканы[1].

2004-2006 елларда — «Журнал «Эксперт»» ябык акционерлар җәмгыятенең генераль директоры.

2001-2003 елларда «Беренче канал»да «Однако» тапшыруын алып баручыларның берсе була.

2003 елдан 2007 елга кадәр «Маяк» радиосында атна саен бер сәгать эфир алып бара. 2007-2013 елларда «Эксперт-ТВ» телеканалында «Угол зрения» мәгълүмат-аналитика программасын алып баручы була. 2009 елның февраленнән 2016 елның декабренә кадәр «Россия-24» телеканалында күзәтче, «Реплика» колонкасының авторы һәм алып баручысы булып эшли[2].

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

Уң-консерватив караш яклы. 2003 елның гыйнварында Михаил Леонтьев, Максим Соколов һәм Валерий Фадеев белән бергә Серафимовка клубының «От политики страха к политике роста» меморандумына кул куя.

Александр Привалов 1990 нчы еллар уртасыннан Россия мәгарифендә узгарылган реформаларны эзлекле тәнкыйтьләүче булып тора. Аның бихисап мәкәләләре һәм чыгышлары бу темага багышланган. Киң танылу алган интервьюлары «Образование погибло», «Школа умерла — никто не заметил», Рус теле җәмгыяте съездында чыгышы һәм башкалар[3].

Хезмәтләре үзгәртү

Привалов Александр — 1000-дән артык китап, мәкалә һәм тикшеренү авторы. Кайбер әсәрләре:

  • Любитель Отечества. — ISBN 5-367-00182-3 ISBN 978-5-367-00182-2
  • Скелет наступающему. Источник и две составные части бюрократического капитализма в России. — Издательство: Питер, 2008. — ISBN 978-5-91180-749-8
  • Андрей Колесников, Александр Привалов. Новая русская идеология. Хроника политических мифов. 1999-2000. — М.: Издательство ГУ ВШЭ, 2001. — 364 с. — ISBN 5-7598-0098-1

Икәрмәләр үзгәртү

  1. ГУ ВШЭ :: Высшая школа журналистики(үле сылтама) «Деканом Высшей школы журналистики является Александр Привалов»
  2. «Реплика Александра Привалова» на телеканале «Россия-24»
  3. Александр Привалов. Публикации по теме образования на сайте «Православие и мир».

Сылтамалар үзгәртү