Александр Малов
Александр Малов (Малов Александр Михаил улы; 02.10.1926; ТАССРның Кайбыч районы Иске Корбаш авылы) – журналист, язучы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны.[1] Журналистлар берлеге әгъзасы.
Александр Малов | |
---|---|
Туган телдә исем | Александр Михаил улы Малов |
Туган | 2 октябрь 1926 (98 яшь) Кайбыч районы Иске Корбаш авылы |
Милләт | татар |
Һөнәре | журналист |
Биографиясе
үзгәртүМалов Александр Михаил улы 1926 елның 02 октябрендә ТАССРның Кайбыч районы Иске Корбаш авылында керәшен татарлары гаиләсендә туган.
Александр Малов 1942 елдан Бөек Ватан сугышында разведка бронетранспортерында механик-йөртүче вазифаларын башкара, Берлиннан алып Прагага кадәр барып җитә.[2]
1952 елда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. 1952 елдан бирле өлкә массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куя.
“Сталинское знамя”, “Комсомолец Татарии”, “Советская Татария” басмаларында эшли. ТАССРның Министрлар советы каршындагы радиотапшырулар комитетында башта сәнәгать, аннан аннан соң иҗтимагый-сәяси тапшыруларның баш мөхәррире буларак хезмәт куя.[3] Нефтьчеләр өчен фәнни рекомендацияләр яза, китаплар бастыра. Бүгенге көндә язучының 10 китабы бастырылган.[4]
Бүләк һәм премияләре
үзгәртүIII дәрәҗәдәге Дан ордены, I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены кавалеры, “Берлинны алу өчен”, “Праганы азат итү өчен” медальләре иясе. Гурий святителе исемендәге медаль иясе.
Чыганаклар
үзгәртү- Олпат журналист Александр Маловка 90 яшь! 2020 елның 26 октябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ В Союзе журналистов республики прошла презентация автобиографической книги журналиста Александра Малова "По маршрутам опалённой молодости"., archived from the original on 2020-07-29, retrieved 2020-07-29
- ↑ В Союзе журналистов РТ прошла презентация автобиографической книги Александра Малова.
- ↑ Александр Малов: «Без сезгә илне калдырабыз!»
- ↑ Александр Малов: «Сугыш кызык түгел, ул – бик пычрак, авыр хезмәт»(үле сылтама)