Александр Высоцкий

Высоцкий Александр Исаевич (19221988) — совет галим-психологы һәм педагог, психология фәннәр докторы, профессор.

Александр Высоцкий
Туган 14 октябрь 1922(1922-10-14)
Курск гөбернәсе, РСФСР[d] яки Старая Белица[d], Конышёвский район[d], Льговский округ[d], Үзәк-Кара туфрак өлкәсе[d], РСФСР
Үлгән 23 апрель 1988(1988-04-23) (65 яшь)
Рязань, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Курский государственный университет[d]
Һөнәре психолог, укытучы
Гыйльми дәрәҗә: психология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Нәшер ителгән 40 гыйльми мәкалә һәм эш, шул исәптән югары педагогия уку йортлары өчен «Волевая активность школьников и методы ее изучения» (1979) уку әсбабы авторы.

Биографиясе үзгәртү

Александр Исаевич Высоцкий 1922 елның 14 октябрендә Курск губернасының Иске Белица, хәзер Курск өлкәсенең Колышевский районында крестьян гаиләсендә туган.

1937 елда Иске-Белица җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Дмитриев педагогия училищесында укуын дәвам итә, аны 1940 елда тәмамлый. Шушы ук елның октябрендә ул Кызыл Армия сафына чакырыла.

Бөек Ватан сугышының[1][2] башыннан ук сугышта катнаша. Сугыш барышында камауда кала һәм әсирлеккә эләгә. Германияга чыгарылган вакытта, Чехословакия территориясендә булганда кача, әммә тотыла һәм немец фермерына эшкә юнәлтелә. 1945 елның апрель аенда Чехословакия совет армиясе тарафыннан азат ителгәч, немецлар белән сугышта катнаша. 1945 елның ноябрь аенда демобилизацияләнә.

Туган иленә кайткач, 1946 елда Александр Высоцкий физкультура укытучылары курсын тәмамлый һәм хәрби һава көчләренең Курск махсус мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә юнәлтелә. Бу мәктәптә булып, психология укытучыларының еллык курсын, аннары читтән торып — Курск педагогия институтының тарих факультетын (хәзерге Курск дәүләт университеты) тәмамлый.

1955 елда Высоцкий, махсус мәктәпнең таркатылуы белән бәйле, урта мәктәпкә тарих, физкультура һәм автодело укытучысы булып эшкә күчә. 1959 елдан 1965 елга кадәр Курск шәһәренең мәктәп-интернатында өлкән тәрбияче, тарих һәм автодело укытучысы булып эшли. 1964 елда читтән торып Рязань дәүләт педагогия институтына психология буенча аспирантурага укырга керә. Аны тәмамлагач, институтның укытучылар штатына алына. 1967 елда «Психологическая характеристика самовоспитания у подростков» темасына кандидатлык диссертациясе яклый һәм 1971 елдан психология кафедрасы доценты сыйфатында эшли. 1982 елда «Возрастная динамика волевой активности школьников и методы ее изучения» темасына докторлык диссертациясе яклый[3] һәм 1985 елда Высоцкийга психология кафедрасы буенча профессор исеме бирелә.

1987 елдан А. И. Высоцкий психология кафедрасы мөдире сыйфатында эшли. Ул югары уку йортының ихтыяр проблемалары буенча гыйльми җитәкчесе була, РСФСР педагогия җәмгыятенең Үзәк советы әгъзасы, РСФСР Мәгариф министрлыгының психология буенча гыйльми комиссиясе һәм педагогия җәмгыйәтенең өлкә советы Президиумы рәисе була[4] Медалләр белән бүләкләнгән.

А.И.Высоцкий 1988 елның 23 апрелендә Рязандә вафат була. Шәһәрнең Новогражданский зиратында җирләнгән.[5]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү