Александр Авдонин

Авдонин Александр Николаевич (27 ноябрь 1948, Түбән Хила, Чита өлкәсе, ССРБ) — совет һәм Россия фәлсәфәчесе, югары мәктәп укытучысы. Фәлсәфә фәннәре докторы (2006), профессор (2007).

Александр Авдонин

Биография үзгәртү

Александр Авдонин 1948 елның 27 ноябрендә Чита өлкәсенең Түбән Хила авылында туа.

1973 елда Свердловск шәһәрендә Урал дәүләт университетын белем ала. Киләсе өч елны СССР фәннәр академиясе Себер бүлекчәсенең Көнчыгыш Себер филиалында эшләп үткәрә.

1976 елдан алып Александр Николаевич Уфа дәүләт нефть техник университетында укыта. 2000-2001 елларда ул фәлсәфә кафедрасының мөдире була.

2006 елда фәлсәфә фәннәре докторы исемен яулый, киләсе елда профессор була. Бөтенрусия Фәлсәфә җәмгыяте әгъзасы.

Фәнни тикшеренүләре онтология һәм аңлау теориясе, фән философиясе, социаль фәлсәфә проблемаларына багышланган. 40тан артык фәнни хезмәт авторы.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Обоснование фундаментальных теоретических объектов. Уфа, 2003.

Чыганаклар үзгәртү

  • Ә. Н. Аҡбутина тәрж. Авдонин Александр Николаевич // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.