Алгы камерага ясмык күчүе

Сәбәпләре

үзгәртү

1. Күзнең туры җәрәхәте, хәтта бераз гына да, көчсез Цинн бәйләвечләре белән күзләрдә ясмык күчүенә китерә ала (мәсәлән, буфтальм, гемоцистинурия — рәс. 13.34а).

2. Кечкенә ясмык (микросферофакия), мәсәлән Вайль-Марчезани синдромында.

Ачыклау

үзгәртү

Ясмык күчү кискен бәбәк бикләнүе һәм кинәт КЭБ-ы арту белән күрү мөмкинлекләре начарлануга китерә.

Бу халәт ашыгыч буларак карала, чөнки мөгезкатлау-ясмык бәйләнеше эндотелийның кайтмас зарарлануына китерә ала.

Дәвалау

үзгәртү

Башта офтальмотонусны осмослы препаратлар белән киметәләр. Киләчәк гамәлләр бәйләвеч аппараты саклану дәрәҗәсенә һәм ясмык тыгызлыгына бәйле.

1. Бәйләвеч аппараты өлешчә сакланган. Авыруны аркасына яткызалар, бәбәген киңәйтәләр, шулай итеп ясмыкның арткы камерага күчүен башкарырга тырышалар.

2. Бәйләвеч аппараты булмаганда йомшак ясмык. Бу очракта лимбаль юл белән ленсэктомия күрсәтелә. 35 яшьтән өлкәнрәк авыруларда ясмык гадәттә бу ысул белән кисеп алырга бик тыгыз.

3. Бәйләвеч аппараты булмаганда тыгыз ясмыкны интракапсуляр экстракция ысулы белән кисеп алалар.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.