Албан милли киеме

Албан милли киеменеңалбан халкының милли киеме, 200-дән артык варианты бар. Традиция буенча бөтен Албаниядә, албан телендә сөйләшкән территорияләрдә һәм албан субэтник төркемнәрендә (мәсәлән, Италиядә арберешлар, Грециядә арванитлар, Хорватиядә абанасилар) шундый милли кием кияләр. Традицион костюм кеше яшәгән төбәккә, социаль чыгышына, яшенә һәм диненә карап аерыла.

Албан милли киеме
Дәүләт  Албания
 Албан милли киеме Викиҗыентыкта

1950-елларга кадәр Албаниядә көндәлек тормышта милли кием киң таралган була. Соңрак, бигрәк тә яшьләр арасында, аны көнбатыш өлгесендәге кием алмаштыра. Кайбер олы яшьтәге кешеләр бүген дә көндәлек тормышта традицион милли киемгә өстенлек бирә. Төрле фольклор коллективлары милли киемдә чыгыш ясый, албаннар бәйрәм көннәрендә традицион милли кием киергә ярата.

Толра-бара гади албан киеменә дә үзгәрешләр керә. Һәр төбәкнең үзенә хас киеме бар. Киемнең үзгәрүенә тышкы мәдәни факторлар зур йогынты ясый, мәсәлән, ислам диненең керүе һәм госман чоры йогынтысы күзәтелә. Албания бәйсезлек алганнан соң традицион кием көнбатыш модасына ияреп үзгә.

Хатын-кыз киеме

үзгәртү

Албаниянең таулы төбәгендә хатын-кыз кайма белән бизәкләп тегелгән озын җитен күлмәктән йөргән. Бу күлмәк өстеннән ике алъяпкыч кигәннәр, яки күлмәк кече генә нагышлар белән бизәлгән. Тауларда яшәгән албан хатын-кызының кыска курткасы алтын төсендәге бау белән бәйләнгән, бизәү өчен аппликация һәм чәчәкләр кулланылган. Итәкләре кыңгырау чәчкәсе формасында булган. Албаниянең төньягына карый торган Мирдит районында яшь кыз кызыл чәчәкле билбау, олы яштәге хатыннар кара чәчәкле билбау таккан. Зерчани төбәгендә хатын-кыз җиңсез күлмәк кигән. Шәһәрләрдә яшәгәннәре киҗе-мамык яки ефәк тукымадан тегелгән шароварлар кигән. Хатын-кыз да, ир-егетләр тыштан озын җылы кафтан —джуббадан йөргән. Баш киеме— я яулык, я япма була[1].

Ир-егетләр киеме

үзгәртү

Традицион ирләр киеме — фустанелла, ул Албаниянең көньягында киң таралган. Төньякта озын ак ыштан тирчетта киеп йөргәннәр. Өске якка күлмәк, жилет кигәннәр. Токка охшатып тегелгән ыштан потурэ киң таралган була, аны гадәттә куртка белән бергә кигәннәр. Баш киеме — феска, шулай ук буйлы тюрбан[1]. Албаннарның милли баш киеме кече дип атала.

Искәрмәләр

үзгәртү