Албания сәнгать университеты

Албания сәнгать университеты (алб. Universiteti i Arteve) — албан университеты (элек Сәнгать академиясе (алб. Akademia e Arteve) буларак билгеле булган); сәнгать өлкәсендә югары белем бирелә торган илнең төп уку йорты булып тора.

Албания сәнгать университеты
Нигезләнү датасы 1966
Логотип
Сурәт
Дәүләт  Албания
Административ-территориаль берәмлек Тирана
Штаб-фатирының урнашуы Тирана, Албания
Рәсми веб-сайт uart.edu.al
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта

Тышкы рәсемнәр
Университетның заманча логотибы
Академиянең элеккеге логотибы

Тарих үзгәртү

Уку йортына 1966 елда өч институтны: Тиран дәүләт консерваториясен (алб. Konservatorin Shtetëror të Tiranës), Сынлы сәнгать югары мәктәбен (алб. Shkollën e Arteve të Bukura) һәм «Александра Моисиу» актёрлар мәктәбен (алб. Shkollën e Lartë të Aktorëve “Aleksandër Moisiu”) берләштереп, Югары сәнгать институты (алб. Instituti i Lartë i Arteve) буларак нигез салынган.

Албания һәм ССРБ коммунистик хезмәттәшлеге вакытында югары уку йорты классик музыка һәм балетта рус мәктәбенең традицияләрен белем бирү процессында куллану мөмкинлегенә ия була.

1991 елда Сәнгать институты Сәнгать академиясе дип үзгәртелә. 2009 елның 12 октябрендә ул «Бөек магистр» ордены белән бүләкләнә. 2011 елның 23 мартында Албания Министрлар Советы карары белән Сәнгать академиясе Сәнгать университеты дип үзгәртелә, ул үз эшчәнлеген 2011/2012 уку елыннан башлап җибәрә. Университет элеккечә рус балет мәктәбе һәм классик музыка белән элемтәләрне хуплый.

Эшчәнлек үзгәртү

Университетта өч факультет бар:

  • Музыка факультеты:
    • музыка белеме, композицияләр һәм дирижлау кафедрасы
    • җырлау кафедрасы
  • Визуаль сәнгать факультеты:
    • рәсем сәнгате кафедрасы
    • скульптура кафедрасы
  • Сәхнә сәнгатьләре факультеты:
    • актёрлык сәнгате кафедрасы
    • режиссура, эстрада, хореография һәм дизайн кафедрасы

Ректорлар үзгәртү

  • 1966—1969 годы − Vilson Kilica
  • 1969—1973 годы − Tefik Çaushi
  • 1973—1978 годы − Lili Zhamo
  • 1978—1981 годы − Ibrahim Madhi
  • 1981—1988 годы − Kristo Jorgji
  • 1988—1991 годы − Jakup Mato
  • 1991—1992 годы − Fatmir Hysi
  • 1992—1995 годы − Bujar Kapexhiu
  • 1995—1997 годы − Gjergj Zheji
  • 1997—2008 годы − Kastriot Çaushi
  • 2008—наст. время − Petrit Malaj

Чыгарылыш укучылары һәм укытучылары үзгәртү

Югары уку йортының чыгарылыш сыйныф укучылары һәм укытучылара Албаниядә генә түгел, ә чит илләрдә дә билгеле. Алар арасында:

  • Зеф Бушати — актёр, сәясәтче һәм дипломат
  • Иосиф Дробонику (1952—2020) — рәссам-монументалист
  • Клети Кадиу — биюче[1]
  • Венера Кастрати — рәссам[2]
  • Куйтим Спахивогли — театр факультеты деканы, Албаниянең халык артисты
  • Инва Мула — опера җырчысы
  • Эди Рама — Албания премьер-министры
  • Анри Сала — рәссам
  • Сандер Проси — профессор, Албаниянең халык артисты
  • Эрмонела Яхо — опера җырчысы

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү