Алан (елга)
Алан — Россия территориясеннән ага торган елга. Татарстан[1] биләмәләрендә ага. Елга Кошаева елгасына кушылып, аның кушылдыгы булып тора. Елга озынлыгы 10 км.
География | |
---|---|
АТБ | Татарстан |
Ил | Россия |
ДДӨБ | 55 метр |
Координатлар | 55°31'3.0"тн, 51°46'36.8"кнч, 55°31'1"тн, 51°46'37"кнч, 55°31'2.64"тн, 51°46'31.80"кнч |
РДСР | 10010101512111100029737 |
Нинди сулыкка коя | Кашай |
Озынлык | 10 километр |
Түбән Кама районы территориясеннән ага. Елга башы Алан авылыннан 1,8 км көнчыгыштарак, тамагы Сарсаз-Бли авылыннан 2 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 162 м, тамагыныкы — 54 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 34%. Аланның 0,6 дан алып 5,1 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,48 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,5-1 л/с•км². Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 89 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,066м³/с. Ел дәвамында суы бик каты (9-12мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.
Су реестры мәгълүматы
үзгәртүРоссия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.[2]
Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[2]
- Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010101512111100029737
- Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102973
- Бассейн коды — 10.01.01.015
- ГӨ буенча саны — 11
- ГӨ буенча чыгарылышы — 1
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Гидротехник Корылмалар һәм дәүләт су кадастрының Россия Үзәк реестры».
- ↑ 2,0 2,1 РФ су реестры мәгълүматлары: Аланка.
Сылтамалар
үзгәртү- РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты 2015 елның 26 май көнендә архивланган.
Бу — гидрология буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |