Алабуга халык китапханәсе

Алабуга шәһәрендә 1896-1917 елларда эшләгән тарихи китапханә

А. С. Пушкин исемендәге Алабуга шәһәре Халык китапханәсе

Алабугада беренче Халык китапханәсе 1896 елның 4 февралендә ачыла һәм аңа А. С. Пушкин исеме бирелә. Аның нигезе булып 1888 елда ачылган үзәк укытучылар китапханәсе тора. Ә аңа кадәр өяз училищесында 1862 елда уку кабинеты ачылган була. Әлбәттә, Халык китапханәсен ачу фикере инде 1850 елда ук туган була, һәм аны ул вакытта өяз училищесында ачарга уйлыйлар. Ләкин 1850 елда шәһәрдә булган зур пожар (бу вакытта 300дән артык йорт, училищеның бөтен агач биналары янып бетә) бу эшне шактый озак елларга тоткарлый. Бәлки шуңадыр, күптән көтелгән китапханәне ачуда бөтен шәһәр интеллегенциясе катнаша, ә Спас соборының протоиерие А. И. Вечтомов үзенең чыгышында алабугалыларга бу китапханәнең икмәк кебек кирәклеге турында әйтә. Китапханәнең мөдире килгән кунакларны китапханәнең барлыкка килү тарихы, эш тәртибе, фондның составы белән таныштыра. Китапханә ачылганда, анда күбесенчә иганәчеләр тапшырган 1150 (кайбер чыганакларда 1244 китап дип бирелә) китап була. (Мәсәлән, В. И. Ушков 196 том, А. Г. Крылов — «Атна» («Неделя») газетасының 1896 елгы еллык комплектын, А. А. Юферов — 42 китап бүләк итә). Китапханә ачылу көнендә спектакль куела һәм анда 107 сум акча җыела (аның 14 сумын төрмә китапханәсенә бирәләр), ул акчага да китаплар алына. Китапханә күп кенә газета һәм журналлар алдыра, мәсәлән, 1896 елда 22 айлык журнал, 12 атналык һәм 6 көндәлек газета алдырыла. 1896 елда китапханәнең Попечительләр комитетына реаль училищеның директоы В. В. Павловский, Н. Н. Коцинский, М. С. Антропов, В. И. Башкиров, Я. Г. Кощеев, Н. В. Ватеркампф, М. И. Епанешников кертелә, китапханәче итеп В. Н. Блинова билгеләнә. Алдагы елларда комитетка Г. В. Стахеев, С. В. Гирбасов, ВВ.Стахеев кебек билгеле сәүдәгәрләр дә керә. Алабуга шәһәр Думасы ел саен китапханәгә 300 сум бүлә, әмма бу гына җитми, китапханә даими рәвештә иганәчеләргә мөрәҗәгать итә.

Китапханә эшенә ныклы анализ ясала. Мәсәлән, беренче елда укылган китапларга анализ ясалганда, шундый кызыклы фактлар китерелә: алабугалылар рус язучыларының әсәрләрен чит ил язучыларының әсәрләренә караганда 3,6 тапкыр күбрәк укыйлар, иң популяр язучылар А. Ф. Писемский, Л. Н. Толстой, Д. Н. Мамин-Сибиряк, И. А. Гончаров була, ә менә А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, В. А. Жуковский әсәрләре сирәк укыла.

1998 елда Алабуганың Үзәк китапханәсендә китап тарихы музее эшли башлады, аның фондында 1896—1917 елларда тупланган 1322 раритет исәпләнә.

Чыганаклар үзгәртү

Валеева Н. Г. Елабужское земство и Россия: Гуманно-просветительская деятельность Елабужского земства (1867—1917)/ предисл. И. Р. Гафурова. — М:, Аграф, 2002, — 240с. История Елабуги. Учебное пособие для 7 класса общеобразовательных учреждений, Казань, «Магариф-вакыт», 2012