Алабуга районы гербы

Алабуга районы гербы — Татарстан «Республикасы Алабуга муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Герб Алабуга муниципаль районы Советының № 59 карары белән 2006 елның 8 августында расланган .[1]

Алабуга районы гербы
Нигезләнү датасы 8 август 2006
Сурәт

Герб 2548 номерлы теркәү номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 67 номерлы астында кертелде.

Гербның тасвирламасы үзгәртү

«Чиратлаштырып көмеш гонтлар сибелгән кара очлыклы көмеш җирлектә, яшел җирдә — яшел яфраклы ике ботагы уңга тармакланган кара агач төбе һәм агач төбендә утыручы күтәрелгән канатлы, алтын күзле һәм томшыклы җете кызыл тукран».[2]

Герб символикасы үзгәртү

 
Алабуга гербы (1781 ел)

Алабуга районы гербы нигезендә Вятка наместниклыгының Алабуга шәһәре тарихи гербы алынган. Тарихи герб 1781 елның 28 маенда расланган. Гербның тасвирламасы болай бирелә: «Въ верхней части щита гербъ Вятскій: въ золотомъ полѣ, изъ облака выходящая рука, держащая натянутый лукъ со стрѣлою, а надъ ней въ верхней части щита крестъ красный. Въ нижней — въ серебряномъ полѣ, сидящій на пнѣдятелъ, долбящій оный, ибо тамъ множество сего рода птицъ» «Калканның өске өлешендә: алтын җирлектә, болытлар арасыннан сузылган, ук белән җәя тоткан кул, аның өстендә көмеш җирлектә төп башында чукып утырган тукран». Район өчен тарихи гербны куллану шәһәр һәм район арасындагы бәйләнешне ассызыклый һәм Алабуга җиренең борынгылыгын, аның гореф-гадәтләрен билгели.

Гербның төп фигурасы — хезмәт сөюче, арымас, ныклык символы булган тукран. Алабуга гербының композициясе явызлык белән көрәш аллегориясен тәкъдим итә.

Геральдикадагы алтын ныклыкны, киң күңеллелекне, байлыкны, уңышны символлаштыра.

Геральдикадагы Көмеш чисталык, намуслылык, тынычлык, үзара хезмәттәшлекне символлаштыра.

Кызыл төс — хезмәт, батырлык, матурлык һәм тормыш символы.

Яшел төс — яз, шатлык, өмет, табигатьне һәм сәламәтлекне символлаштыра.

Геральдикадагы кара төс акыллылык, зирәклек, тыйнаклык, гаделлекне гәүдәләндерә.

Герб тарихы үзгәртү

2006 елның 8 августында Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы гербы расланды. Район гербы шәһәрнең көмеш узышлар белән капланган кара тәмамлыгы белән аерылып тора.

Район гербы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советының һәм Россия геральдистлар берлегенең автор төркеме тарафыннан эшләнгән:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү) катнашында: Наилә Вәлиева (Алабуга), Рәйсә Сәлахова (Алабуга), Гөлзада Руденко (Алабуга), Ленара Мифтахова (Алабуга).

Моны да карагыз үзгәртү

Алабуга районы флагы

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү