Алабуга гербы
Алабуга гербы — Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Алабуга шәһәренең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Герб Алабуга муниципаль районы Советының № 59 карары белән 2006 елның 8 августында расланган.[1]
Алабуга гербы | |
Нигезләнү датасы | 8 август 2006 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Герб 2547 номерлы теркәү номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 69 номерлы астында кертелгән.
Гербның тасвирламасы
үзгәртү«Чиратлаштырып көмеш гонтлар сибелгән кара очлыклы көмеш җирлектә, яшел җирдә — яшел яфраклы ике ботагы уңга тармакланган кара агач төбе һәм агач төбендә утыручы күтәрелгән канатлы, алтын күзле һәм томшыклы җете кызыл тукран».[2]
Герб символикасы
үзгәртүАлабуга гербы нигезендә Нократ наместниклыгының Алабуга шәһәре тарихи гербы алынган. Тарихи герб 1781 елның 28 маенда расланган. Гербның тасвирламасы болай бирелә: «Въ верхней части щита гербъ Вятскій: въ золотомъ полѣ, изъ облака выходящая рука, держащая натянутый лукъ со стрѣлою, а надъ ней въ верхней части щита крестъ красный. Въ нижней — въ серебряномъ полѣ, сидящій на пнѣдятелъ, долбящій оный, ибо тамъ множество сего рода птицъ» «Калканның өске өлешендә: алтын җирлектә, болытлар арасыннан сузылган, ук белән җәя тоткан кул, аның өстендә көмеш җирлектә төп башында чукып утырган тукран». Район өчен тарихи гербны куллану шәһәр һәм район арасындагы бәйләнешне ассызыклый һәм Алабуга җиренең борынгылыгын, аның гореф-гадәтләрен билгели.
Гербның төп фигурасы — хезмәт сөюче, арымас, ныклык символы булган тукран. Алабуга гербының композициясе явызлык белән көрәш аллегориясен тәкъдим итә.
Геральдикадагы алтын ныклыкны, киң күңеллелекне, байлыкны, уңышны символлаштыра.
Геральдикадагы Көмеш чисталык, намуслылык, тынычлык, үзара хезмәттәшлекне символлаштыра.
Кызыл төс — хезмәт, батырлык, матурлык һәм тормыш символы.
Яшел төс — яз, шатлык, өмет, табигатьне һәм сәламәтлекне символлаштыра.
Геральдикадагы кара төс акыллылык, зирәклек, тыйнаклык, гаделлекне гәүдәләндерә.
Герб тарихы
үзгәртү2006 елның 8 августында Алабуга шәһәре гербы расланган. Шәһәр гербы район гербыннан көмеш гонтлар булмавы белән белән аерылып тора.
Герб Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советының һәм Россия геральдистлар берлегенең автор төркеме тарафыннан эшләнгән:
Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү) катнашында: Наилә Вәлиева (Алабуга), Рәйсә Сәлахова (Алабуга), Гөлзада Руденко (Алабуга), Ленара Мифтахова (Алабуга).
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Государственные и муниципальные символы республики татарстан = Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары = State and municipal symbols of the Republic of tatarstan.. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — С. 89-92. — 248 с.