Алабугада беренче типографияләр

        Алабуга шәһәрендә беренче типография 1865 елда ачыла. Аның хуҗасы А.П.Кобылевның, бу типографияне ачканчы ук, Вяткада китап төпләү остаханәсе була. Бу типографиядә зур булмаган брошюралар, дәреслекләр, күрсәтмә әсбаплар, афишалар, белдерүләр бастырыла. 1883 елда Минзәлә фельдшеры А.Д.Петуховның “Перед лицом государя. Русское слово к коронованию их Императорских величеств” шигыре бастырыла. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу шигырь Алабуга шәһәрендә басылган беренче әдәби әсәр була. 1 биттән, 2 баганадан торган бу әдәби әсәрне бастыру өчен Император дворы министры һәм Мәскәү цензура комитетының рөхсәтен алырга кирәк була. 
      Китап бастыру өлкәсендәге эшчәнлеге өчен, А.П.Кобылев Алабуга шәһәренең шәрафлы (почетлы) гражданины исеменә лаек була.
       1877 елда шәһәрдә Алабуга төбәгенең күренекле мәгърифәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе И.Н.Кабардинның “Рус басмаханәсе” (“Русская печатня”) эшли башлый. Ул, 1882 елдан башлап, көн дә чыгып килүче “Кама белдерүләр бите” (“Камский лист объявлений”) нең мөхәррире була. Монда өяз басмалары, эре сәнәгатьчеләр (промышленники) П.К.Ушков һәм Н.Д.Стахеевлар соравы буенча вотяклар өчен рус теле дәреслекләре ("Курс русского правописания в начальных народных училищах", "Учебник русского языка для вотяков", "Букварь, или первая книжка для вотяков")бастырыла. Шулай ук бу типографиядә газеталар да чыга. ХХ гасыр башында бу газеталар шәһәрдәге башлангыч инкыйлаби (революцион) вакыйгаларны яктырталар. 1906 елда “Алабуга хәбәрләре”нең беренче саны да әлеге типографиядә басыла. 1917 елгы вакыйгалардан соң типография яңа властька хезмәт итә башлый. 
        Типографияләр ачылу Кама төбәгенең мәдәният үсешенә уңай йогынты ясый. 
        Чыганаклар:

Надежда Валеева. Елабужское земство и Россия. Гуманно-просветительская деятельность Елабужского земства (1867 – 1917)., Москва, Аграф, 2002 История Елабуги. Учебное пособие для 7 класса общеобразовательных учреждений, Казань, «Магариф-вакыт», 2012